Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында көпчәкләр урлаучыларны эзлиләр

Нагорный поселогында угрылар төнлә берәүнең автоприцеп көпчәкләрен салдырып киткәннәр. Матди зыян күләме 4 мең сум. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

Гомумән,   8-14 октябрьдә район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 37 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда җинаять эшләре кузгатылмаган.

Район үзәгендә яшәүче берәү сентябрь аенда пневматмик пистолет белән әтисенә үтерү белән янаган булган. Күптән түгел әлеге гражданин әти-әнисенә карата тагын хулиганлык гамәлләре кылган.

Бер авылда ир-ат элеккеге хатынының өендәге ярты литр балына кызыккан. Матди зыян күләме зур түгел, әмма бу факт та тикшерелә. Бер райондашыбызның  банк картасыннан  3116 сум акчасы югалу уңаеннан да тикшерү бара. Урманасты Үтәмеш авылы янындагы кырда трактор электр баганасына бәрелгән.

Район юлларында  дүрт юл-транпорт вакыйгасы булган - матди зыян белән, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның  68 очрагы теркәлгән.

Полиция хезмәткәрләре коронавирус чирен кисәтү максатында  рейдлар үткәрә, тәртип бозучыларга карата беркетмәләр төзелгән. Районда шулай ук “Урам”, “Лесовоз”, “Җәяүле” профилактик операцияләре уздырыла.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның район бүлекчәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев