Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында җинаятьләр кимегән

Быел, үткән дүрт айда, районда 42 җинаять теркәлгән – бу сан, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 10га кимрәк.

6-12 майда район полиция бүлегенең дежур частенда 19 хәбәр кабул иткәннәр. Полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан 16 административ беркетмә төзелгән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 55 очрагын ачыклаганнар. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән бер машина йөртүче тоткарланган.

Үзләрен кыйнаулары һәм янаулар белән бәйле, полициядә Лагерка һәм Иске Котыш авылларыннан ике телефон хәбәре һәм Әмир авылы кешесеннән бер язма гариза кабул иткәннәр.

Чирмешәндә яшәүче ике кеше бер торак йортка кереп, ике алюмин фляга урлап чыкканнар, матди зыян күләме - 2500 сум. Бу хәбәрләр һәм зыян күрүчеләрнең гаризалары буенча тикшерү бара.

Районда «Нерест» оператив-профилактик чарасы дәвам итә.

Әлеге мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев