Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында җинаятьчелекне киметү хакында сөйләштеләр

    Агымдагы елның үткән 10 аенда районда 186 җинаять теркәлгән, ягъни узган елның шушы чорындагыдан 55 процентка күбрәк. Бу иң элек шәхескә карата кылынган җинаятьләр һәм телефон аша банк счетыннан, һәм электрон акча средстволарын урлау-мошенниклык очраклары арту белән бәйле.

    Угрылар да тик тормый. Районда хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышында әлеге темага чыгышында полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов башка кайбер мәгълүматлар белән дә таныштырды. Әйтик, исерек хәлдә кылынган җинаятьләр кимеми, андый 40 очрак булган (узган елдагы шушы чордан 11,1 процентка күбрәк).

    Җинаятьләрне кисәтү өчен районның торак пунктларында кичен һәм төнлә рейдлар үткәрү, профилактик исәптә торучыларны гел тикшереп тору, гражданнар күпләп җыела торган урыннарда видеокүзәтү җайланмалары җиһазлау,  аңлату эшләрен активлаштыру мөһим. Комиссия утырышында чыгарылган карарда башка кайбер бурычлар да куелды.

    Районда җинаятьчелекнең үсә баруы район прокуроры Фаил Хәйруллинны да борчый.

    -Кая карама, хуҗасызлык күренешләренә тап буласың. Әйтик, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә милекне саклауга битарафлык күзәтелә. Сакламыйлар, урлаганны үзләре эзләмиләр, гаеплеләр җавапка тартылмый, - диде ул, бу хәлгә гаҗәпләнеп.

    Яшүсмерләргә карата җинаятьчелекне профилактикалау буенча сөйләшү дә начар күрсәткечләрне телгә алудан башланды: районда быел сексуаль характердагы 34 (!) җинаять ачыкланган (былтыр бу чорда бер дә булмаган).

    Реклама

    Начар әйбер тиз күренә бит, Лашманда вакытлыча имам булып торган бер ир-атның балигълык яшенә җитмәгән кыз бала белән мөнәсәбәтенә бәйле хәл аркасында районга да тап төште, яманатыбыз чыкты. Бу эш әле һаман тикшерелә.

    Димәк, бу өлкәдә дә эшләп җиткермибез. Монда төп бурыч мәктәпләргә йөкләнсә дә, әти-әниләрнең балалар тәрбияләүдәге роле турында гел искә төшерү кирәк. Әнә кайберәүләр улларының, кызларының сәгатьләр буе компьютер каршында утырып, социаль челтәрләрдә һәм интернетта “агулануына” игътибар да бирми.

    Мошенниклардан сак булу кирәк. Андыйлар, ышаныч яулап, дусларын, танышларын, күршеләрен, хәтта туганнарын алдаудан да чирканмыйлар. Кемнәрдер бурычка акча алып тора, ниндидер хезмәт күрсәтергә ышандыра һәм моны эшләми. Интернет аша заказ биреп алдаучылар бихисап. Банк карточкасыннан башка кеше акчасын урлаштыручылар һаман күбәя бара. Телефон аша хәбәргә бик тиз ышанып, тикшереп тә тормыйча, таныш түгел затларга зур күләмдә акча күчерү очраклары булуын да исегездән чыгармагыз.

    Ирекләреннән мәхрүм ителеп, җәза срогын үтеп кайткан, гаиләләрендә балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче затларга карата контрольне йомшартмаска кирәк.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин рәислегендә узган утырышта иректән мәхрүм итү урыннарыннан районга даими яшәргә кайтканнарны эшкә урнаштыру, социаль адаптацияләү, профориентацияләү, яшьләр арасында эчкечелекне, наркоманлыкны, токсикоманлыкны профилактикалау, кисәтү буенча мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеге, утлы корал тапшыру, моның өчен акча түләү белән бәйле хокукый актлардагы үзгәрешләр турында да сүз барды, тикшерелгән һәр мәсьәлә уңаеннан карарлар кабул ителде.

    фото: архив

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: