Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында берәүне ялган дипломы өчен хөкем иткәннәр

Чирмешән районының 1 нче санлы суд участогы җәмәгать судьясы эшкә урнашканда югары белем хакында ялган диплом файдаланган 32 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен тикшерде.

-Хөкем ителүче интернет аша Казан (Идел буе) Федераль университетының Алабуга шәһәрендәге филиалын “Педагогока һәм психология” белгечлеге буенча педагог-психолог, коррекцион-педагогик эшчәнлек укытучысы” квалификациясе бирүче дипломга заказ бирә, - дип хәбәр итте район прокуроры ярдәмчесе Алексей Крутиков. -Ул бу документны Чирмешән үзәк китапханәсенә, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына, район хәрби комиссариатына, шулай ук район мәдәният йортына эшкә урнашканда файдалана һәм әлеге учреждение җитәкчеләренә тиешле квалификациясе булуы хакында ялган мәгълүмат ирештерә.

Җәмәгать судьясы хөкем ителүгә 7 мең сум күләмендә штраф җәзасы биргән.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев