Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында берәү әтисенә кул күтәргән

Узган атнада район полиция бүлекчәсендә 49 хәбәр кабул иткәннәр.

Ивашкино авылы кешесе үзен кыйнаган улын җаваплылыкка тартуны сорап полициягә гариза язган.

Район юлларында 2 юл-транспорт вакыйгасы булган – матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 61 очрагын ачыклаганнар. Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 25 административ беркетмә төзегән.

Коронавирус инфекциясен кисәтү максатында оештырылган рейдлар вакытында полиция хезмәткәрләре тыю һәм чикләү кагыйдәләрен бозган 30 кешене ачыклаганнар, алар буенча административ беркетмәләр язганнар. Әлеге профилактик эш санитар-эпидемиологик хәл җайланганчыга кадәр дәвам итәчәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев