Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында бер атнада битлек режимы кагыйдәләрен бозучыларга карата 20 беркетмә төзегәннәр

17-23 декабрьдә районның полиция хезмәткәрләре коронавирус инфекциясенә каршы оештырылган рейдлар вакытында битлек режимы кагыйдәләрен бозучыларга карата 20 беркетмә төзегән. Аларның 19ы – физик затлар, берсе – юридик зат.

Бу чорда 4 җинаять эше кузгатылган. Полициянең участок уполномоченныйлары 22 административ беркетмә төзегәннәр. Бер атнада район юлларында бер юл-транспорт һәлакәте булган, матди зыян белән, анда имгәнүче юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 49 очрагы ачыкланган.

Балигъ булмаган улына кул күтәргән Чирмешән кешесенә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Чирмешәннең бер хатын-кызының банк картасын һәм акчасын урлаганнар. Тикшерү бара.

20-31 декабрьдә районда “Чыршы” һәм “Пиротехника” дип аталган оператив профилактик чаралар уза.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X