Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә автомобиль урлануы хакында хәбәр дөрес булмаган

11-17 июльдә район полиция бүлекчәсендә 42 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда 3 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында ике юл-транспорт вакыйгасы булган - матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Гомумән, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 62 очрагы ачыкланган.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 11 административ беркетмә төзегәннәр.

Билгесез кешеләр Чирмешәндә яшәүче берәүнең гаражына үтеп керергә маташканнар.

Район үзәгендә яшәүченең үз ишегалдындагы җиңел машинасын куып китүләре хакындагы хәбәре дөрес булмаган, автомобиль аның хатынында булып чыга.

Полиция хезмәткәрләре коронавирус чирен кисәтү максатында рейдларын дәвам итәләр һәм профилактик чараларны үтәү мөһимлеге хакында искә төшерәләр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X