Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында 2018 елда 226 литр эчемлек законсыз әйләнештән алынган

Үткән елда районда 226,5 литр алкогольле һәм спиртлы эчемлек законсыз әйләнештән алынган. 2017 елда 700 литр ук шундый эчемлек юк ителгән булган.

-Алкоголь әйләнешендә криминаль хәлләрне булдырмау максатында, ел дәвамында 773 тикшерү уздырылды, - ди район полиция бүлекчәсе начальнигы Юлдус Билалов. - Бу чараларның 658 се автоинспекторлар тарафыннан башкарылды. 60 сәүдә ноктасы контрольгә алынды.  Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре белән 25 тапкыр рейдка чыктык.

Бу тикшерүләр барышында, алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше өлкәсендә ун административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Ике кибетчене (Лашман һәм Иске Үтәмеш авылларында)  чикләнгән вакытта спиртлы эчемлек сатканда тоткарлаганнар. Суд аларга штраф салган.  Законсыз рәвештә алкоголь продукциясен берәмләп саткан алты физик зат административ җаваплылыкка тартылган. Чирмешән, Девичья Поляна, Казанка һәм Керкәле авылларында шундый кырын эш белән шөгыльләнүчеләр дә җәзаларын алганнар.

Автоинспекторлар Лениногорск-Чирмешән трассасындагы рейдлар вакытында ике автомобиль салонын тикшергәндә  акциз маркасыз спиртлы эчемлекләргә тап булганнар. Әлеге эшләр дәүләт алкоголь инспекциясенә тапшырылган.

Иске Котыш кешесенә карата  җинаять эше дә ачылган. Тентү үткәргән вакытта  аңардан 120 литр спиртлы сыеклык,  5 литр самогон һәм 6 шешә аракы алынган.

Хокук сакчылары быел да бу юнәлештә эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Әлегә ниндидер закон бозулар ачыкланмаган.

Спиртлы эчемлекләр белән законсыз сәүдә итүчеләр хакында һәркем “Халык контроле” нә яза ала, яки бу турыда полиция бүлекчәсенә хәбәр итәргә була.

Фото Гульсиры Шарифуллиной

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев