Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районы прокуратурасы ике мөдиргә, бер директорга карата җинаять эше кузгаткан

Район прокуратурасының төп бурычы – җинаятьчелек белән көрәшүдә хокук саклау органнарының эшен килештерү, социаль һәм башка сфераларда закон бозуларны булдырмау, коррупциягә каршы тору, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау. Әлеге эшләрнең өстенлекле юнәлешләре хакында хәбәрчебез Евгений РОМИН район прокуроры Фаил ХӘЙРУЛЛИН белән сөйләште.

-Фаил Равилевич, әүвәл 2020 ел нәтиҗәләре буенча җинаятьчелек белән көрәшү хакында әйтегез әле.

-Былтыр районда барлыгы 149 җинаять кылу теркәлде (2019да – 217). Кимү сизелерлек – 31,3 процент. Аерым алганда, урлаулар аннан алдагы елдан 29га (33 процентка), кеше сәламәтлегенә явыз ният белән авыр зыян салу, автотранспортка законсыз ия булу фактлары азайды. Шул ук вакытта читләрнең милкен юк итү һәм аңа зыян салу, административ җәзага тартылучылар тарафыннан юлда йөрү кагыйдәләрен бозучылар артты.

Әгәр дә 2019 елда җинаятьләрнең 69,4 проценты ачылса, узган, 2020 елда бу күрсәткеч кимрәк – 66,7 процент. Прокуратура дознание һәм тикшерү эшчәнлегендә, җинаятьләр хакындагы хәбәрләрне кабул итүдә, аларны теркәүдә һәм тикшерүдә беркадәр закон бозуларга тап булды. Тулаем алганда, районда хокук саклау органнарының бергә эш йөртүе яхшы куелган. Бу оператив хезмәтләрнең көйле эшләвенә мөмкинлек бирә, ведомствоара 8 төркемнең эш алып баруын да әйтим.

-Яшүсмерләр арасында җинаятьчелек торышы ни хәлдә?

-Узган елда яшүсмерләр тарафыннан кылынган 5 җинаять теркәлде, гаеплеләргә карата җинаять эше кузгатуны кире кагу хакында 2 карар чыгарылды. Кыек юлга баскан яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре белән балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе эшли. Шул ук вакытта яшүсмерләрнең үзләренә карата кылынган җинаятьләр уңаеннан  7 җинаять эше кузгатылды.

Яшүсмерләр арасында җинаятьчелеккә юл куймауга кагылышлы мәсьәләләр прокуратурада узучы координацион һәм ведомствоара киңәшмәләрдә карала. Закон бозуларны профилактикалау органнары җинаять кылуга этәрүче сәбәпләрне-шартларны бетерү һәм яшүсмерләрне туры юлга бастыру өчен конкрет чаралар күрә.

-Соңгы елларда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә игътибар артты...

-Узган елда да әлеге эш дәвам иттерелде. Коррупцион юнәлештәге закон бозулар белән бәйле 8 җинаять эше кузгатылды, аларның икесе – балалар бакчалары мөдирләренә, берсе мәктәп директорына карата. Әлеге эшләр судта каралганнан соң, гаеплеләргә штраф җәзасы бирү карары чыгарылды.

Гомумән, районда коррупциягә каршы тору сферасында закон бозуның 31 очрагы ачыкланды (аннан алдагы елда – 44 ), аларны бетерү максатында 20 протест, 4 представление бирелде.

Норматив-хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертизалар ясау барышында, прокуратура шундый 7 проектта коррупцион характердагы 18 фактор булуы хакында йомгаклама бирде.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр өлкәсендә закон бозуларның 21 очрагы ачыкланды, аларны бетерү максатында 19 протест, 2 представление бирелде һәм административ хокук бозулар хакында бер эш кузгатылды.

-Хезмәт законнарына, хезмәт хакын түләүгә кагылышлы закон бозу очраклары бармы?

-Үткән елда 8 оешманың хезмәт хакы буенча 3 миллион 205 мең сум бурычы булуы ачыкланды. Прокуратура эшчәнлеге нәтиҗәләрендә алар түләтелде.

Әйтик, хезмәт законнарының үтәлешен тикшерү барышында,“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятенең 74 хезмәткәренә 870 мең сум күләмендә бурычлы булуы ачыкланды. Аларны каплаганнар, тик хезмәт хакын вакытында түләмәгән өчен акчалата компенсацияне бирергә “онытканнар”. Җәмгыятьнең генераль директорына карата әлеге закон бозуны бетерү хакында представление чыгарылды һәм, аны караганнан соң, бер вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, ә 59 хезмәткәргә тиешле компенсация түләтелде.

Узган елда кайбер мәдәният йортларында үз теләкләре белән эштән киткән котельный операторларына эш хакы буенча исәп-хисап (расчет) вакытында ясалмаган. Әлеге закон бозулар белән бәйле, Түбән Кармалка, Мордва Афонькәсе, Иске Котыш, Шешминка, Күтәмә һәм Яңа Элмәле авыл җирлекләренең башкарма комитетларына карата представлениеләр чыгарылды, 6 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Кайбер оешма хезмәткәрләренең үзләрен эш киемнәре һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итмәүгә кагылышлы, шикаятьләре уңаеннан чаралар күрелде.

-Фаил Равилевич, үз хокуклары бозылу уңаеннан, сезгә эшмәкәрләр мөрәҗәгать итәме?

-Юк, эшмәкәрләрнең хокуклары мәсьәләсендә контроль-күзәтү органнары эшендә закон бозулар ачыкланмады. Районара күзәтчелек итү һәм профилактик эш алып бару бүлегеннән планнан тыш тикшерүләр үткәрүгә 19 гариза керде, аларның 5се рөхсәт ителде, 14се кире кагылды. Шулай итеп барысы да закон кысаларында эшләнә.

-Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тикшерү тәртибе уңаеннан закон бозулар теркәлдеме?

-Андый закон бозуларның 9 очрагы билгеле булды, нәтиҗәдә 8 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, бер административ эш кузгатылды. Бу законнар, нигездә, гражданнарның авыл җирлеге башкарма комитетларына мөрәҗәгатьләрен карау вакытында бозылган: башкарма комитетларга телдән мөрәҗәгать иткән гражданнарның шәхси кабул итү карточкасында мөрәҗәгать итүчеләрнең телдән җавап алуга каршы булмавы хакында тамга юк, аларга шулай ук язма җавап та бирелмәгән. Барлык кисәтүләр һәм җитешсезлекләр төзәтелде.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев