Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән район суды ришвәтчене 700 мең сум штрафка тарткан

Чирмешәндә районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторына ришвәт бирергә маташкан Алексеевск районы кешесен-машина йөртүчене хөкем иткәннәр.

Исерек хәлдә ВАЗ-2114 автомашинасы белән идарә иткән 24 яшьлек Юрий Демидовны Чирмешән урамнарының берсендә тоткарлыйлар. Административ хокук бозу хакында беркетмә төзегән вакытта ук, кагыйдә бозучы автоинспекторга “хәлне уңай хәл итү өчен” ришвәт тәкъдим итә, әмма мондый гамәл  өчен җинаять җаваплылыгы булуы хакында кисәтү ала. Шулай да ике көннән Демидов инспекторның эш урынына килеп, төзелгән беркетмәне юк итү өчен, өстәлгә 50 мең сум акча чыгарып сала һәм кырын эшнең нәкъ кызуында “эләгә”.

Ахыры болай бетә: Демидовны гаепләү буенча җинаять эшен караганнан соң, район суды аңа 700 мең сум күләмендә штраф җәзасы бирә, 50 мең сум акчасы дәүләт файдасына конфискацияләнә. Әлеге штрафны тәүләү вакыты 36 айга билгеләнә.

Шунысын да әйтергә кирәк, быел бу ришвәт бирүчегә карата җинаять эше ачуның икенче очрагы. Февраль аенда бер машина йөртүче нәкъ шундый җинаять эше өчен хөкем ителгән иде инде. Аңа 400 мең сум күләмдә штраф җәзасы бирделәр.

“Хәлне уңай хәл итү өчен” вазыйфаи затларга ришвәт бирергә маташучыларга сабак бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев