Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән полициясенә шартлау турында хәбәр керә

Узган җомга көнне район үзәгендәге 2 нче Чирмешән мәктәбе бинасында шартлау була һәм автоматлар белән коралланган шикле өч кеше әлеге уку йорты территориясенә бәреп керә. Полициягә бу хакта телефоннан шалтыратып хәбәр итәләр. Баксаң, монда террорчылыкка каршы өйрәнүләр узган. Шартлау да, кораллы җинаятьчеләр дә шартлы рәвештә игълан ителә. Казаннан килгән махсус...

Узган җомга көнне район үзәгендәге 2 нче Чирмешән мәктәбе бинасында шартлау була һәм автоматлар белән коралланган шикле өч кеше әлеге уку йорты территориясенә бәреп керә. Полициягә бу хакта телефоннан шалтыратып хәбәр итәләр.

Баксаң, монда террорчылыкка каршы өйрәнүләр узган. Шартлау да, кораллы җинаятьчеләр дә шартлы рәвештә игълан ителә. Казаннан килгән махсус комиссия безнекеләрнең шундыйрак хәлләргә әзерлеген тикшергән.
-"Кольцо" операциясе игълан итеп, мәктәп бинасын берәү дә кереп-чыгып йөрмәслек итеп, әйләндереп алдык. Террорчылыкны булдырмау, кисәтү буенча районда төзелгән оператив төркем әгъзалары - хәрби комиссариат, район үзәк больницасы, районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәте вәкилләре план буенча үзләренә тиешлесен вакытында башкарды. Безнең эшкә "канәгатьләнерлек" бәясе куйдылар, - дип хәбәр итә әлеге оператив төркем җитәкчесе, "Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге начальнигы Фаяс Минһаҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X