Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән кешесе 9 мең сумлык "яхшы" телефонга кызыккан

Районыбыз авылыннан бер ир-ат Интернеттагы “плавающий баннер”дагы рекламада күреп, бик кыйммәтле саналган кесә телефонына кызыга. Бәясе дә бик арзан – 9 мең сум гына. Ул акчасын күчерә, тик якташыбызга үзе теләгәнне түгел, ә аз мәгълүмат сыйдырышлы “сәләмә” генә телефон җибәрәләр.

-Әйе, андый алданучы лар шактый. Инде ишеткәнсездер, дөрес, безнең районда түгел, берәүгә телефон урынына бөтенлән такта кисәге җибәргәннәр. Икенче кеше, шулай ук бәясенә кызыгып, кострюльләргә заказ бирә, акчасын түли, ә аңа уенчык кострюль килә, - ди районның ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының Чирмешән районындагы әйдәүче белгече Эльвира Галәүтдинова.

-“Сәләмә” телефон алучының эше ничек бетте соң?

-Телефон сатучыга дәгъва-претензия яздык, инде нәтиҗәсен көтәбез, ничек булыр.

Кулланучылар хокукларын яклау белгеченнән сатып алучы хокуклары бозылуның башка очраклары хакында да кызыксынам.

-Андый хәлләр булып тора. Ремонт эшләрен вакытында башкармау белән бәйлеләре күп. Бер якташыбыз район үзәгендәге кибеттән октябрь аенда суыткыч алган. Февральдә ул, суыткыч суытмый, дип кибеткә килә. Гарантия срогы бар бит. Кибет вәкилләре, суыткычны килеп карап: “Запас частьләр юк”, - дип китеп баралар. Сатып алучы безгә мөрәҗәгать итте. Без шул кибеткә карата шулай ук дәгъва-претензия яздык. Өч көннән килгәннәр, ясап киткәннәр. Сатып алучы рәхмәт әйтеп шалтыратты.

-Эльвира Вәлирахма-новна, үз хокукларыңны белергә һәм яклый да алырга кирәк икән шул...

-Әйе, мисал өчен бу очракта ремонт чорында кибет әлеге сатып алучыга, өч көн эчендә, файдаланып торырга шундый ук товар – суыткыч тәкъдим итәргә тиеш иде. Өч көндә китерми икән – закон буенча, кибет товар алучыга узган һәр көн өчен товар бәясенең 0,1 процент “неустойка”сын түләргә бурычлы.

-Ремонтлый алмасалар?

-Кибет товарны 45 көн эчендә ремонтлап бирергә тиеш. Әгәр дә кулланучы белән әлеге срокны озайту вакыты килешенмәсә, кибет ватык товар урынына яңасын бирергә, я акчасын кайтарырга тиеш. Ә берәүгә, товарының гарантия срогы булып та,“негарантийный случай” дип, акча сораганнар, моны сатып алучы белән алдан килештермәгәннәр. Ул да безгә мөрәҗәгать итте. Дәгъва-претензия яздык, ремонтны бушлай ясадылар.

-Безнең халык зарланырга яратмаса да, килеп тә, язып торалар икән үзегезгә?

-Күптән түгел бер хатын-кыз туфлилар сатып алган. Кайткач, яхшылып караса, бу аяк киемнәренең сыйфаты төрле, ике төрле күннән эшләнгән булып чыга. Кибеткә барып бу хакта әйтә, ләкин аңа товарын алмаштырмыйлар. Претензия яздык - хәл уңай чишелде. Тагын бер очрак. Якташыбыз Әлмәттән кыйммәтле, Италия җитештерүчесенекен, яхшы дип, 1,5 мең сумлык колготки – оек алган, тик ул тишек, фабрика брагы булып чыга. “Чулочно-носочные” дип аталган товарлар алмаштырылмаса да, сатучы аның брак булуын таныды, товарның акчасын кире бирде. Ә берәүнең яңа чәйнегенең бер атнадан эчке ягы күгәрә башлаган, шулай ук дәгъва-претензия яздык, акчасын кайтардылар.

-Сөйләшү башындагы темага кире кайтыйк әле. Хәзер товарларны Интернет аша яздырып кайтаручылар күп. Югыйсә алданырга да мөмкин.

-Без иң әүвәл Интернет-кибет сайтының бизәлешенә игътибар итәбез. Әмма кайвакыт чүлмәк тышы белән эче туры килми, кем әйтмешли, “тыштан ялтыраса, эчтән калтырарый“: бу - бушлык, ялган булу ихтималы бар.

-Аферистлар корбаны булмас өчен...

-Кибет сайты бүлекләрендә, иң беренчедән, аның адресы, кире элемтәгә чыгу өчен контакт телефоннары күрсәтелергә тиеш. Сораулар, теләкләр өчен урын булса яхшы. Кире адрес юк икән, бу намуссыз сатучыларга җәзасыз калырга мөмкинлек бирә. Икенчедән, “Контактная информация” бүлегендә ИНН һәм ОГРН булырга тиеш. Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтына кереп, кеше аларның хаклыгын тикшерә ала. Өченчедән, акча түләү мәсьәләсе. Монда куркынычсыз ысулны сайларга кирәк. “Способы оплаты” бүлегендә аның ысуллары белән таныша аласыз.

Әмма банктагы исәп-хисап - расчетный счетка күчерү иң ышанычлысы. Ә инде банк картасы аша түләү ике яклы булырга мөмкин. Чөнки карта ялган затка - “подставное лицо”га ачылып, кибет, акчаны җыйгач, Интернет челтәреннән югалырга да мөмкин.

Шунысы да бар, почта аша эшләү дә кайвакыт ышанычсыз булырга мөмкин, чөнки акчаны тулысынча күчерү алдыннан без заказ бирелгән товарны күрә алмыйбыз. Ә бит анда сыйфатсыз товар булырга мөмкин. Почта кагыйдәләре буенча, посылка кире алынмый һәм акчасы кайтарылмый.

“Отзыв”ларны укыгыз, кибет хакында башкалар фикеренә колак салыгыз.

Кибет сайтының Интернеттагы “поисковик”ларда күренүе шарт.

Бу киңәшләрнең кайберләре генә.

 

Халыкның башка сораулары булса, безгә килсеннәр, шалтыратсыннар. Адресыбыз: Чирмешән, Совет урамы, 32, район Советы бинасының икенче каты. Телефоныбыз: 2-23-80.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X