Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән исерекләре хатыннарын кыйный

    Узган атнада "Чирмешән" муниципальара бүлегенең кизү частендә дистәләгән хәбәр теркәлгән. Аларның күбесе - райондашларыбыз тарафыннан салмыш хәлдә кылынган гамәлләр. 1 январь кичендә шешминкалы С. исерек баштан хатынын кыйнап ташлый. Шул ук кичтә полиция хезмәткәрләрен Күтәмәдә яшәүче М. да чакырта. Аңа да өйдәше З. салмыш килеш кул күтәргән икән. 3 январь...

    Узган атнада "Чирмешән" муниципальара бүлегенең кизү частендә дистәләгән хәбәр теркәлгән. Аларның күбесе - райондашларыбыз тарафыннан салмыш хәлдә кылынган гамәлләр.


    1 январь кичендә шешминкалы С. исерек баштан хатынын кыйнап ташлый. Шул ук кичтә полиция хезмәткәрләрен Күтәмәдә яшәүче М. да чакырта. Аңа да өйдәше З. салмыш килеш кул күтәргән икән. 3 январь төнендә чирмешәнле Ш. әниле-кызлы С.ларны кыйный. Район үзәгендә яшәүче Д. хатынын кыйнап кына калмый, аның муенына һәм уң кулына пычак белән җәрәхәтләр дә сала. Өстәвенә ир кеше тормыш юлдашына үтерү белән дә яный.

    Сосновкалы А. исә, киресенчә, кешегә зыян китерми, ә исерек килеш үз өендә егылып, башын нык җәрәхәтли.

    Районда бер атна эчендә аек булмаган килеш җәмәгать урыннарында йөргән өчен 7 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: