Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән икмәк комбинатыннан 100 мең сумлык оргтехника урланган

24 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсенә 39 хәбәр кергән.

01 135 нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, узган атнада янгынчылар Әмир һәм Казанка авылларына янган өйләрне сүндерергә барганнар. Беренче очракта ут торак йортка зур зыян салмаса, Казанкада йортка шактый зыян килгән. Янгынчылар сүзе буенча, ике очракта да ут чыгуның сәбәбә – электр чыбыкларның төзек булмавы.

02 24 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсенә 39 хәбәр кергән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 3 кешегә карата административ беркетмә төзелгән.

Дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: берсендә зыян күрүче бар, өчесе - матди зыян белән.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 92 кеше ачыкланган, 2се автомобиль белән аек булмаган килеш идарә иткән.

Билгесез кешеләр Чирмешән икмәк комбинаты бухгалтериясенең ишеген ватып, ике компьютер, принтер, монитор һәм факс урлап чыкканнар. Матди зыян 100 мең сумнан да артыграк.

“Митяев” крестьян-фермер хуҗалыгы складыннан авыл хуҗалыгы техникаларының запас частьләрен һәм 100 литрга якын дизель ягулы урланган.

Ивашкино кешесенә авылдашын кыйнаган өчен җавап бирергә туры киләчәк.

03 Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 30 чакыру кергән. Әлеге хезмәт фельдшеры сүзләренә карганда күпчелек чакырулар – хроник авырулар янына. Ике кешегә инсульт булган (авырулар Әлмәт больницасына озатылган), кискен тын юллары авыруы белән 3 кеше мөрәҗәгать иткән, үз-үзенә кул салырга теләү очрагы да булган (Чирмешән).

04 Район газ хезмәте слесарьләре бер атнада 35 заявка үтәгәннәр. Барысында да газ котелын һәм плитәсен төзәткәннәр, җайлаганнар.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев