Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Былтыр чирмешәнлеләр мошенникларга 12 миллион сум акча күчергән

Узган елны чирмешәнлеләр мошенникларга 12 миллион сумга якын акча күчергән, район территориясендә шундый 40 җинаять очрагы теркәлгән (2022дә – 29, 2021дә – 30).

Район полиция бүлегеннән хәбәр итүләренчә, әлеге җинаятьләрнең нибары сигезесе генә ачылган.

- Агымдагы елның узган өч аенда ук кырыкалдарлар белән бәйле 14 факт теркәлде, - ди район полиция бүлеге начальнигы урынбасары Иван Пешков. - Гыйбрәтле вакыйгалар, төрле хәлләр турында гел язып, сөйләп торабыз. Уяулыкка өндәп, күп тапкыр кабатлауга карамастан, алдакчылар кармагына эләгүчеләр саны кимеми. Күптән түгел генә бер ханымга шалтыратып, инвестицияләр белән акча эшләргә тәкъдим иткәннәр. Ул кредит расмиләштереп, мошенникларга байтак күләмдә акча күчергән. “Счетыгыздан акча урламакчы булганнар, шуңа яңа счет ачарга кирәк”, дигән схема буенча да алданучылар күп. Чирмешән егете Әлмәткә барып, мәсәлән, үзе үк мошенникларга 400 мең сумга якын кредит рәсмиләштереп биргән.

Полиция хезмәткәре әйтүенчә, соңгы вакытта алдауның еш очрый торган тагын бер төре - кырыкалдарлар мессенджерларга “Ватсап”ка яисә “Телеграмм”га кереп, акча сорап  язалар. Ярдәм кулы сузам дип, күрсәтелгән банк картасына акча күчерүчеләр дә була.

– Мошенниклар үзләрен “Дәүләт хезмәтләре” порталыннан дип таныштыра һәм, шифаханәгә теркәлүдә яисә башка техник хата турында хәбәр итеп, яңадан теркәлү узарга куша. Моның өчен алар ялган сайтка сылтама бирәләр. Сылтама аша кереп анкета тутырсаң бөтен мәгълүмат һәм счеттагы акчал мошенниклар кулына эләгә. Иң куркынычы: мошенниклар “Дәүләт хезмәтләре” порталында теркәлүчеләрнең логин-парольләрен белеп, алар исеменнән кредит яки микрозайм рәсмиләштерә. Порталда сакланган шәхси мәгълүматлар нигезендә кредит рәсмиләштерү кыенлык тудырмый, - ди Иван Николаевич.  

Полиция хезмәткәрләре учреждениеләргә һәм оешмаларга барып, халык белән очрашып та мошенниклык фактлары турында мәгълүмат җиткерәләр. Якташларыбызны уяу булырга өндиләр, бигрәк тә аралашмаган, чит  кешедән килгән хәбәр шикләндерергә тиеш, диләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев