Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бәркәтә авылы янында трактор “чишендергәннәр”

Полиция хезмәткәрләре 4 март көнне үткәргән рейд вакытында хокук бозуларның – 24, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 23 очрагы ачыкланган.

29 февральдән 6 мартка кадәр район полиция бүлекчәсенең кизү бүлегендә 21 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда 2 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында бер атнада 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, икесе дә – матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 91 очрагы беленгән, бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Бәркәтә авылы янында торган тракторның өч аккумуляторын урлаганнар һәм 240 литр дизель ягулыгын агызып алганнар. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Билгесез кешеләр, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” гаражына кереп, торба урлап чыкканнар. Тикшерү бара.

Иске Элмәледән берәү эчкече һәм тавыш чыгаручы, үзенә һәм туганнарына бәйләнүче улыннан зарланып полициягә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсеннән алынды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев