Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бер чирмешәнлене алимент түләмәгән өчен хөкем иттеләр

Район суды балигъ булмаган баласын карап тоту өчен алимент түләүдән баш тарткан 31 яшьлек ир-егеткә карата хөкем карары чыгарган.

Җәмәгать суды биргән боерык нигезендә, әлеге якташыбыз ике яшьлек кызына алимент түләргә тиеш була, ләкин ул, бу хакта белсә дә, баласына акча күчерми. Шуңа да аны административ җаваплылыкка тарталар һәм 40 сәгать күләмендә мәҗбүри эшләр билгелиләр. Хөкем ителүче, әлеге җәзаны үтәмәгән өчен, биш тәүлеккә кулга алына.

Әмма анан соң да кызын тәрбияләү өчен матди ярдәм күрсәтми. Нәтиҗәдә, алиментлар буенча аның бурычы 167 мең сумнан артып китә.

Хөкем ителүче үз гаебен таный. Суд аңа алты ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән һәм аның хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына ай саен тотылып барылачак.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев