Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Абыйсын үтергән чирмешәнлене хөкем иттеләр +18

Чирмешәндә бертуган абыйсын үтергән өчен район суды Евгений Аксеновны 10 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итеп, кырыс режимлы төзәтү колониясенә җибәрде. Фаҗига быелның апрель аенда булган. Алкогольдән исергән бертуганнар - Евгений һәм Алексей Аксеновлар үзара сүзгә килә. Шуннан соң Алексей Евгенийның битенә берничә тапкыр суга, ә тегесе пычак алып,...

Чирмешәндә бертуган абыйсын үтергән өчен район суды Евгений Аксеновны 10 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итеп, кырыс режимлы төзәтү колониясенә җибәрде.

Фаҗига быелның апрель аенда булган. Алкогольдән исергән бертуганнар - Евгений һәм Алексей Аксеновлар үзара сүзгә килә. Шуннан соң Алексей Евгенийның битенә берничә тапкыр суга, ә тегесе пычак алып, аны абыйсының күкрәгенә кадый. Алексей Аксенов ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче шунда ук җан бирә.
-29 яшьлек Евгений Аксенов элек хөкем ителгән. Шуны да истә тотып, ул үз гаебен өлешчә танып, абыйсын үтерергә теләмәвен аңлатса да, суд җинаятьчене озак вакытка ирегеннән мәхрүм итте, - ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан