Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа Чишмә кешесен Чирмешәндә хөкем иткәннәр

Чирмешәндә мәк сабагы җыйган Яңа Чишмә районы кешесе хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән.

Чирмешәнлеләр бакчаларыннан мәк сабагы җыйган Дмитрий Коновалов бу әлеге гамәленең ахыры ни белән бетәсен уйлап та карамагандыр. “Табышы” да әлләни күп түгел, 46 грамм гына. Әмма суд-медицина экспертизасы әлеге мәк саламының наркотик матдә булуы хакында нәтиҗә чыгарган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Коновалов Яңа Чишмәдә, табиб-наркологта диспансер күзәтүе исәбендә тора, наркоманлыктан һәм эчкечелектән дәвалануга мохтаҗ. Димәк, мәк саламын билгеле бер максат белән җыйган.

Район суды Коноваловка 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә бер ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды һәм наркоманлыктан дәвалау курсы үтәргә йөкләде. Хәзер ул яшәү урыны буенча җинаять-башкару инспекциясенең даими күзәтүендә тора.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев