Татар теленә игътибар җитми
Республикабызда татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре. Кызганыч, бу хакта еш сөйләнсә дә, татар теленә игътибар җитми, аның кулланыш даирәсе тар, татар балаларының сизелерлек өлеше генә түгел, хәтта аларның әти-әниләре, әби-бабайлары да үз телен белми. Аяныч хәл, билгеле. Татар телен ничек якларга соң?
Ләйсән Малая: - Татар телен өйрәнү гаиләдә башланырга тиеш. Мин балаларым белән татарча сөйләшәм, шул ук вакытта татар телен белү аларга әтиләре белән урыс телендә аралашырга комачауламый. Ике телне дә тигез алып бару үзләренә уңай.
Фирдәвес Галиева: - Татар теленә игътибар – дәүләт бурычы. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә тәрбия, белем алу татар телендә булырга тиеш. Кызганыч, безнең районда хәтта урам исемнәре, кайбер оешмалардагы элмә такталар республикадагы ике дәүләт телендә язылмаган. Без үзебез дә туган телебезне кайгыртырга тиеш. Бүгенге көндә күпчелек ата-аналар балаларын татар телен өйрәнү мөмкинлеге булган очракта да, аларны ул мөмкинлетән мәхрүм итәләр. Татар телен белү балага зыян китерми, киресенчә, берничә тел белгән бала яшәү мохитенә тизрәк җайлаша, уңышка ирешә.
Гакилә Нуртдинова: - Үзен, милләтен хөрмәт иткән, милли үзаңы югары булган кеше туган телен бер нәрсәгә дә, төрле кысуларга, мыскыллауларга карамыйча, гаиләсендә саклап кала. Аның туган телен белүе рус телен, чит телләрне өйрәнүгә дә комачауламый, төрле дәрәҗәле урыннар биләргә дә аяк чалмый. Рус телендә, инглиз телендә яхшы сөйләшеп, шул ук вакытта үз туган телен белгән кеше – һәрвакыт хөрмәттә.
Гөлия Галләмова: - Туган телне өйрәнү һәм саклау гаиләдә башлана. Бүгенге көндә татар гаиләләрендә ана теленә игьтибар аз. Ата-аналар гына түгел, әби-бабалар да оныкларына телләрен ватып урысча сөйлиләр. Мәктәптә татар теле дәресләре керүгә, ни гаҗәп, иң элек, үзебезнең татар гаиләләре каршы төшә, хәтта башка милләт кешеләре дә кайбер очракта татар теле дәресләрен кире какмыйлар, татар телен өйрәнүне балалар үсеше өчен файдалы чара итеп күрәләр. Мәктәп үз көче белән генә балаларда туган телгә мәхәббәт, милләтебез өчен горурлык хисләрен тәрбияли алмый, беренче чиратта ата-аналарны “уяту” кирәк.
Мария Рыбкина: - Телне саклап калу өчен иң элек өйдә татарча сөйләшергә кирәк, мәктәп һәм балалар бакчасы гел икенче планда кала. Баланың теле ана телендә ачылырга тиеш, ә аның өчен әти-әниләрнең үз телләрендә сөйләшүе зарур. Нәрсә генә булса да, нинди генә авырлык туса да, мәсәлән, дәрес хәзерләгәндә, балага татар теле сиңа киләчәктә кирәкмәячәк дип беркайчан да әйтергә ярамый. Әгәр бала шул сүзне ишетә икән, аның эчендә татар телен инкарь итү процессы башлана. Бүген балаларга урыс телен махсус өйрәтергә дә кирәкми, алар аны барыбер беләчәк. Татар теленә игътибар кирәк. Бала көн дә бер татар сүзе өйрәнсә дә, бер ел эчендә 365 сүз белә торган булачак.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев