Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Ришвәтне алучы гына түгел, бирүче дә - җинаятьче, дип саный чирмешәнлеләр

Шантаж, бюрократия, ришвәт, рэкет. Коррупция белән аваздаш бу хәлләр һәр заманага хас күренеш.

Бүгенге тормышыбыз да аннан азат түгел. Коррупция – җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла, кешенең акылын, намусын, оятын юкка чыгаручы зәхмәт ул. Газета укучыларыбыз моның белән очрашканы бармы, бу хакта аларның фикерләре нинди?

Айдар Газизов (Кара Чишмә): - Безнең илдә коррупция чәчәк ата дисәк тә артык булмас. Үзем, дин юлындагы кеше буларак, ришвәт биргәнем дә, алганым да юк. Тик андый очраклар турында еш ишетергә туры килә. Бер танышым Казанга табибка барган, тик чиратта күпме генә утырса да, аны кабинетка чакыручы булмаган. Шунда кабул ителүгә килгән бер авыру моның серен әйткән, документлар эченә акча 8кыстырырга кирәк икән. Дөрес, барлык табиблар да андый түгелдер. Күп кенә илләрдә ришвәтчелекнең тамырын тулаем корыта алмасалар да, аңа киртә куелган. Халык иманга кайтса, бу золымнан коткарыр иде Аллаһ Тәгалә. Ришвәт - Аллаһының җәзасы ул.

Лидия Статина (Саминовка): - Ришвәтне ачылмаган ишекләрне ачу өчен бирәләрдер, дип уйлыйм. Бәхеткә, үземә кемгәдер, нәрсәдер бирергә туры килгәне юк.

Резеда Әхмәтҗанова (Кармыш): - Минем ишетүемчә, коррупция сәламәтлек саклау учреждениеләрендә киң таралган. Больницаларда күп йөрергә туры килде, тик үземнең ришвәт биргән булмады. Казанда тикшеренү узганда атналап йөрсәм-йөрдем, ришвәтсез узып бетердем. Ә район больницасында андый нәрсә белән очрашмадым, табиблар ачык кабул итәләр. Эшләрне тизрәк бетерү, проблемаларны чишү өчен акча “төртә” халык. Ләкин бирүче дә, алучы да гаепле дип саныйм. Ришвәт алучыларга карата законнарны кырыслатсалар, андый урыннарга камералар урнаштырсалар, коррупциянең нигезе бераз какшар дип уйлыйм.

Валентина Стекольщикова (Мордва Афонькәсе): -  Коррупция белән үземнең  очрашкан юк, тик бу хакта ишеткән бар. Ришвәтне нинди дә булса проблеманы тизрәк хәл итү өчен бирәләр. Кайберәүләр юк акчаларын бар итеп, шул юлга баса. Бу золымга халык күбрәк сәламәтлек саклау оешмаларныда тап була, диләр. Әлеге очракта бирүче дә, алучы да гаепле дип саныйм. Җиңел килгән акчага кызыгалардыр инде, тик акча бер вакытта да җитми.

Рәмилә Имамиева (Иске Кади): - Ришвәт кешенең акылын томалый, оятын юкка чыгара. Моның начар нәрсә икәнен беләбез, бу хакта радио-телевидениедән күрсәтеп торалар, матбугат басмаларында да еш язалар. Ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин икәнен дә беләләр, һаман шул юлга басалар шул. Дин дә, закон да моны хупламый. Бирүче бер гаепле булса, алучының гөнаһы икеләтә артык. Балык башыннан чери, дигән әйтем дә бар бит. Коррупциягә каршы көрәшне “өстән” башласалар, бергәләп тотынсалар, мөгаен, аны җиңеп буладыр, әллә нинди зур эшләрне башкара, проблемаларны чишә ала бит дәүләтебез.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев