Девичья Полянада бәрәңге орлыкларын йомырка савытында үрдерәләр
Менә-менә бакча мәшәкатьләре башланырга тора. Илдәге хәлләр белән бәйле, быел күп танышлар яшелчә, җиләк-җимешне күбрәк тә үстерәчәкбез, диләр. Кибетләрдән нинди генә ят ризыклар алып авыз итмик, барыбер табыннарыбыздагы төп яшелчәдән – бәрәңгедән дә кадерлесе юк. Аның орлыгын ничек әзерләүләре, утыртулары хакында кайбер якташларыбыздан белештек.
Рәшидә Гатина, пенсионер (Чирмешән авылы): -Безнең бу яктан андый-мондый аерым серебез юк. Язын, гадәттә, бәрәңге орлыкларын баздан чыгарып верандага кертеп куя идек. Соңгы елларда аларны абзар башына менгерәбез, җылынган калай түбәсе астында үрдерәбез. Утыртыр алдыннан орлыклар шулай өч атналап тора. Кайберләренең күзләре бик нечкә җеп кебек шыта, алары чыкмый, утыртсаң да орлыгы таш кебек ята гына. Үрмәгәннәрен чәчмисең бит инде.
Орлыкларның көздән тавык йомыркасыннан зурракларын сайлап калдырабыз, вакларны утыртмаска тырышабыз. Бәрәңгеләрне ярып та чәчкән юк, дөрес, мин төпләрен бераз кисеп кенә алам, анысын белеп түгел, җир белән, имеш, контакт булса, яхшы дип ишеткәнем бар. Агулыйсызмы дисең, әйе орлыкларны эшкәртәбез. Алай да җәй ахырындарак кортлар барыбер сабакларга ябыша башлый. Орлыкларыбыз җитә җитүен, тик алыштырасы иде: бәрәңгеләр чирли.
Елена Чернышова, укытучы (Түбән Кармалка авылы): -Бәрәңге темасын нык өйрәндек. Бу юнәлештә 2019 елдан башлап җитди шөгыльләнәбез, мәктәптә яшь агроном мәктәбе эшли. Мәскәү галимнәре белән дә элемтәбез бар.
Иң мөһиме, орлыкны көздән үк дөрес итеп әзерләп калдыру зарур. Бәрәңгене артык кызуда казырга түгел. Комфортлы температурада алып, орлыкны сайлап, сортировкалап алгач, ун көнгә ышыграк урынга куярга кирәк. Ун көннән соң аларны тагын карап, тикшерәсе, чөнки бәрәңгенең чирләре, бозылган урыннары казып алуга ук күренми, ә менә бераздан беленә башлый.
Бәрәңге салынган базда вентиляция булуы, һава йөрүе – тагын бер мөһим шарт. Безнең хуҗалыктагы базда шуңа дип торба куелган. Болай иткәч, бәрәңге яхшы саклана, дымланмый. Оптималь температура 2-5 градус җылылык.
Язын, көннәр җылыта башлагач, орлыкларны чыгарабыз. Утыртыр алдыннан, ике-өч атна тикшерәбез, күзләре 1,5-2 сантиметр озынлыкта шытсын, озын үсеп китсә дә начар - сыналар, уңышы начар була.
Безнең якларда районга яраклаштырылган “Невский” сорты яхшы үсә, ул аграк төстә, кечкенә алсу күзле. “Розара” дигән озынча, тышы кызыл, эче сарырак бәрәңге тәмле, тик аңа кортлар тиз утыра, үсемлекнең йомшак сабакларын яраталар. “Гала” сортлысына, боламык ясаганда, йомырка да кушасы түгел, эче дә, тышы да сары бу бәрәңге күп бакчачыларга ошый. Тышы сирен төсендәге, эче ак “Василек” - тиз өлгерә торган бәрәңге.
Орлыкларның сыйфатын цифрлы технологияләр, агродозор системасы ярдәмендә дә тикшереп була. Хәер, анысы аерым тема.
Анатолий Кузьмин, пенсионер (Девичья Поляна авылы): -Бәрәңге орлыкларын көздән сайлап, ике чиләк сыешлы, тишекле пластмасса тартмаларга салып, базга төшерәм. Ул сулап тора. Язын, баздан чыгаргач, аларның бер өлешен тавык йомыркалары саклый торган кәгазь савытка - лотокка бер-бер салып, өйгә, карават астына, җылыга кертеп тезеп куям, урынны күп алмый. Бу савытка тавык йомыркасы зурлыгындагы 30 данә бәрәңге сыя, шунда ул яхшы итеп күз чыгара. Утызның уртача биш-алтысы шытмаска мөмкин. Артык үсеп китсә, үрентеләр сына, бәрәңге уңышы начар була.
Орлыкларны “иллегә илле” нисбәтендә әзерлим: яртысы иртә өлгерә торган, яртысы соңрак. Былтыр иртә өлгерә торганнарын апрель азагында ук утырттык, ялганламыйм, июньнең егермеләрендә беренче уңышны авыз итеп тә карадык. Чәчкәндә, чокырга бер аш кашыгы чамасы агач көле дә салып калдырам. Язгы салкыннарда үсентеләрне төбе киселгән 5 литрлы пластик шешәләр белән каплап торам, алай сабаклар тиз үсә, салкын тими. Гадәти елларда уңышыбыз 1гә 7 исәбеннән, ягъни бер чиләк чәчсәк, җиде җиләк бәрәңге алабыз, ә ел бик тә яхшы килеп, карау тиешенчә булса, уңыш 1гә 10 да булырга мөмкин.
Белгеч сүзе. Фәнил Шәйхетдинов, “Росельхозцентр”ның райондагы бүлеге җитәкчесе, агроном: -Һава температурасы 10-15 градуска кадәр җылынгач, бәрәңге бүлбеләрен баздан чыгарырга кирәк. Аларны коры җылы бинада 10-15 градус температурада өч-дүрт атна тоту зарур. Бу вакыт эчендә алар җылына һәм артык дымнан арына. Бу - утырту процессында орлыкларның зарарлану куркынычын киметә һәм шытуны стимуллаштыра. Салкынайтса, аларны иске чүпрәк яки пленка белән каплап куярга мөмкин.
Орлыкка 4-5 см зурлыктагы (тавык йомыркасы кадәр) бүлбеләр генә сайлап алына.
Бәрәңгене утырту алдыннан, аларны авыруларга каршы препарат белән эшкәртергә кирәк. Моның өчен 5 г бакыр купоросы + 15 г бор кислотасы + 0,5 г су марганцовкасы + 10 литр су исәбеннән эремә әзерлибез. Иммунитетны арттыру өчен, аңа гумино кислоталары (Гуматлар) нигезендә (10 кг орлыкка 30 мл исәбеннән) хелат формасында N, P2O5, K2O, Fe, Mn, Zn, Cu, B, Mo, Co, Mg микроэлементларын өстәргә мөмкин. Орлыклар шушы эремә белән эшкәртелә һәм киптерелә.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев