Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр ничек ял итә?

Җәй, гадәттә, отпускалар, яллар ае. Авыл кешеләре, үз йорты белән яшәүчеләр,билгеле, берәр кая чыгып китмәсә иркенләп ял итә алмыйдыр, чөнки йортта, бакчада эш бетми. Ә шулай да газета укучыларыбызның яллары ничек үтә?

Эльвира Әфләтунова (Кармыш): - Мин май аенда ук отпускада булдым. Үткән ел гаилә белән Соль-Илецкта ял иткән идек, быел андый мөмкинлек чыкмады. Отпуск вакытында әниләргә – Минзәләгә кунакка бардым. Туган якларда да бик күңелле булды.

Анна Макарова (Чирмешән): - Әле менә Кырымнан ялдан кайттым гына, профсоюздан юллама белән бардым, бер өлешен генә үзем түләдем. Дәваландым да, ял да иттем, диңгез буенда кызындым да. Без районнан 10 кеше идек, Казаннан автобус белән киттек, юлга дүрт көн китте, ун көн – ял. Моңа кадәр санаторийларда булганым бар иде, ә диңгез буе бөтенләй башка икән.

Рәмзия Бикбова (Бәркәтә): - Отпуск бетеп тә бара. Без - авыл кешеләре хуҗалыкны калдырып китәргә гадәтләнмәгән инде. Мал-туар белән кемнедер мәшәкатьләргә туры килә. Җәйге ял вакытында башкарган эшләргә шатланып йөрибез. Менә әле, коры, кояшлы көннәрдә печән хәстәрләп калдык. Үзебезнең пай җирләренә үлән чәчкән идек.

Җәмилә Шәйхетдинова (Лашман): - Әлегә ял алмадым, август башында ун көнгә Геленджикка барырга җыенып торабыз. Чирмешәндәге турагентство аша юллама алдык. Һәр елны диярлек ялга, санаторийларга барсак та, диңгез буенда булган юк әле.

Миләүшә Әсәдуллина (Туймәт): - Яшь вакытта еракка йөри алмасак та, соңгы ун елда кая да булса барырга тырышабыз. Без, гадәттә, ерак чит илләргә кыш айларында, бакча, хуҗалык эшләре беткәчрәк китәбез. Санаторийга барып та дәва алырга тырышабыз, пенсия яшендәгеләргә анысы да кирәк. Ял яхшы инде, дөнья күреп, ел буена җитәрлек энергия алып кайтасың.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев