Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр июль аенда “Халык контроле”нә дүрт хәбәр язганнар

Райондашларыбыз үзләрен борчыган проблемаларны республиканың “Халык контроле” дәүләт порталына язып та хәл итә. Июль аенда бездән шундый дүрт зарлы хәбәр булган.

Берәү Ульяновка авылы янындагы күпер ремонты вакытында  юлны ябулары, ә әйләнгеч юлның булмавыннан зарланган. Район башкарма комитеты исә ремонт чорында Утыз Имәннән “Азееево-Чирмешән-Шентала”  олы юлына кадәр каты өслекле  юлның булуы хакында җавап биргән. Югары Кармалка кешесе үз авылларындагы  юл буйларын, тыкрыкларны чүп үләннәре басуы хакында яза. Түбән Кармалка авыл җирлеге җитәкчелеге бу уңайдан чара күргән.  Ә “Ульяновкада Үзәк урамда автомашиналар юлын яптылар, аркылы шлагбаум куйдылар”, - дигән берәү. Район башкарма комитеты җавабында әйтелгәнчә, әлеге  чикләү, юлларны  йөк машиналарының юлларны вату-җимерүеннән саклау өчен, авыл халкы үтенече буенча эшләнгән. Район үзәгендәге Мәктәп урамындагы баганада яктырткыч янмый, дип язган бер якташыбыз. Чирмешән авыл башкарма комитеты әлеге проблеманы уңай хәл иткән.

Сүз уңаеннан, алкоголь сату кагыйдәләрен бозучылар хакында  “Халык контроле” порталына  язып хәбәр итү мөмкинлеге булуын кабат искә төшерәбез.  Әгәр әлеге факт раслана икән, хәбәр бирүчене  акчалата бүләкләү каралган.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев