Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр җиләк җыярга, ял итәргә дә вакыт таба

Җәйге фасылның нәкъ кыл уртасын да кичтек. Аның бар матурлыгын тоеп калырга мөмкинлек бармы? Эшлисезме, ял итәсезме, көннәрегез ничек уза? Бу хакта кайбер райондашларыбыздан сорашып белештек.

Илшат ШАКИРОВ (Лашман): -Июнь аенда кызыбызны кияүгә бирдек. Бик матур, зур, тыныч туйлар үтте ике якта да. Мәшәкать, әмма, кем әйтмешли, шатлыклы мәшәкать! Кечкенә кызыбыз Әминәгә 2 яшь тула. Улыбыз Чаллыга лагерьга барырга җыена, эшемнән юллама бирделәр. Ул быел безне көрәштә бик шатландырды: балалар арасында Сабан туенда беренче урын алган өчен велосипед белән бүләкләделәр, авылда - утюг, Әмир Сабан туенда иттарткыч, биш мең сум акча бирделәр. Балаларның уңышына шатланып яшибез шулай. Барыбыз да исән-сау. Шуның өчен быелгы җәйгә зарланырлыгыбыз юк.

Елена КАЛМЫКОВА (Әккәрәй): -Җәй бик яхшы, яңгырлар явып тора, су сибәргә түгел, эш кимеде. Бакчада барысы да үсә, помидор, кыяр, хәтта кавын, карбыз да. Быел анда-монда йөрмәдек. Башка елларны Мәскәүгә, Екатеринбургка бара идек. Раифский монастырен күреп кайттык. Быел да Мәскәүгә барасы килә. Изге урыннарда булырга яратабыз. Әле менә җиләккә йөрдек. Гөмбә - опята җыйдык, күп түгел, шулай да бераз киптереп тә, тозлап та куйдым. Җәйне яратам, хәрәкәт күп, кыш көне барыбер өйдәрәк утырырга туры килә бит. Безгә, пенсионерларга, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк.

Зилә МИНЕГОЛОВА (Чирмешән): -Җәебез вакыйгаларга бик бай. Кызыбыз Эльмира медицина иститутын тәмамлап педиатрлыкка диплом алды. Туйларда “гулять иттек” – Чаллыдагы апамның кызы кияүгә чыкты. Гаилә дусларбыз белән июнь аенда Сочига ялга бардык, поезд белән.Дөнья күреп кайттык. Сочи бик матур шәһәр
икән. Аннан кайттык, монда бакчада бөтен нәрсә бер-бер артлы өлгерә. Җиләк, кура җиләге, карлыган дисеңме. Тозлыйбыз, кайнатма ясыйбыз, анысын да вакытында эшләргә кирәк. Җәй бик ошый, кемдер яңгырлы, ди дә, мин үзем артык эссене яратмыйм, болай рәхәт.

Илнар ҖИҺАНШИН (Чирмешән): -Көннәребез эш белән уза, өй төзибез. Ут, газ керттек, җылы идәнгә дип идәнен ясадык. Хәзер штукатурларга җыенабыз. Материаллар кыйммәт, күп кирәк, дәүләттән алган субсидия бик ярап куйды, анысына рәхмәт. Җәен эштә – полициядә дә мәшәкатьле, кызу вакыт: халык күбәя, студентлар кайта, төзелешләргә читтән дә киләләр, кырларда күп эшлиләр, җинаятьләр, урлаулар еш була. Ә болай җәй яхшы. Быел бер тапкыр су кереп чыктык, анысы да эштән кайтканда, төш вакытында, бик эссе көн иде. Туйларда булдык икән әле, кызык үтте. Ә болай берәр кая биш-алты көнгә булса да барып ял итеп кайтсаң ярар иде әлбәттә.

Татьяна БОЧАРОВА (Андреевка): - Мин пенсиядә. Бу арада Софьевка ягына җиләккә йөрдек, җиләк күп. Биш-алты чиләк җыйдым. Кышкылыкка туңдырам, кайнатма да ясадым. Бер өлешен балаларга озатам. Көннәр салкынча торганлыктан, кыяр, помидорлар авыррак үсте, хәзер китте бугай барысы да, кызарган берничә помидор да өзеп кердем. Бәрәңгеләрдә корт юк әлегә, орлыгын эшкәртеп утырткан идек. Менә бүген тагын җиләккә барырбыз дигән идек, яңгыр комачаулады. Ачылыр әле көн, июль азагына җылы һава торышы вәгъдә итәләр. Ничек булыр. Җәй барыбыр рәхәт инде.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев