Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешән урамнары юлларын кардан кем чистарта?

Әле берәр атна элек кенә “Кайчан кар ява инде?” - дип борчылган идек һәм менә безгә дә чын кыш килде, кар яуды. Бүген, бу табигый, урамнарны кардан арындыру мәсьәләсе чыкты.

Авыл җирлекләре быел әлеге проблеманы ничек хәл итәчәкләр икән?

Гөлфәния Гайнанова, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы: - Безнең авылда соңгы 3 - 4 елда юлларны кардан чистарту буенча проблема юк. Грантка алган  тракторда бик уңган авылдашыбыз  Илнар Дәүләтшин эшли, тракторны да карап, ремонтлап тора. 17 километрга якын озынлыктагы биш  урам юлын ул килешү нигезендә кышын кардан арындыра. Тракторчыга хезмәт хакын халыктан җыйган үзсалым акчасыннан түлибез, ягулык – майлау  материалларын да шул акчаларга алабыз.

Марина Темникова, Яңа Элмәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе: - Быел безнең авыл җирлеге грант отып тракторлы булды. Шуңа да  референдумга кертелгән сорауларның берсе шул тракторга ягулык алу, тракторчыга хезмәт хакы түләүгә кагылышлы иде. Ләкин ул  киләсе елда гына була. Әлегә кадәр Яңа Элмәледә дә, Иске Элмәледә дә урам  юлларын кардан “Сөлчә” җәмгыяте техникасы чистартты. Аннан соң ике авылда да шәхси тракторлары булган якташларыбыз, әйткәнне көтеп тормыйча, кар яуган саен урамнарны чистартырга чыгалар иде. Форсаттан файдаланып, аларга рәхмәт әйтәсе килә.

Рәфис Мингулов, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы: - Безнең авыл җирлегендә дүрт авыл урнашкан, урамнарның озынлыгы 28 километрга җитә. Аларны авыл җирлеге тракторында Айрат Әбделгалимов кардан чистарта,  үз эшен намус белән башкара. Көн дими, төн дими, кар яуса, ул инде юлга чыккан була. Билгеле, бөтен авылга да  бервакытта җитешә алмый, ләкин көн дәвамында һәрберсендә була. Җәй айларында да тик тормый, трактор белән чүп үләннәрен чаба, өмәләрдә катнаша. Аңа  хезмәт хакына, тракторга - ягулык, ватылса - запас частьләр өчен  халыктан җыелган үзсалым акчасын тотабыз.

Марат Миншин, Кармыш авыл җирлеге башлыгы: - Үзсалым программасы байтак проблемаларны хәл итүдә зур ярдәм ул. Быел без халыктан җыелган акчага авыл җирлеге тракторына тар урамнарны, тыкрыкларны кардан арындырыру 295 мең сумга кар чистарткыч  ( снегоочиститель) сатып алдык. Кармышта һәм Яшәүчедә тракторда эшләячәк кешеләр белән сөйләшенгән.

Самат Шәмсетдинов, Ульяновка авыл җирлеге башлыгы: -  Дүрт ел элек грантка алган тракторда гел бер кеше - Александр Филимонов эшли, ул кыш айларында авыл җирлегендә урнашкан биш авыл урамнарын да кардан чистарта. Аның эшеннән  халык бик канәгать, элегә кадәр дәгъва белдерүче булмады. Тракторчыга  җәй көне дә эш бар, чүп үләннәрен чаба, чүп – чар чыгара.

Мингәрәй Әминов, Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы: - Без ел да крестьян-фермер хуҗалыгы  белән килешү төзибез. Кар күбрәк булса нефтьчеләргә дә мөрәҗәгать итәбез, алар ярдәмгә килә. Бу өлкәдә быел да проблема булмас.

Светлана Ганиева, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе: - Район үзәгендә һәм авыл җирлегендәге  авылларда урамнарны “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” җәмгыяте чистарта. Аларның урамнарны чистартырга һәм аны төяп авыл читенә чыгарырга алты берәмлек техникалары бар.  

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев