Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешән районында кайсы авыл иң матур һәм иң чиста?

Һәркемгә үзенең авылы матур булып күренәдер инде ул, билгеле. Шулай да газета укучыларыбызның кайберләренә шундый сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдым. Аларның фикерләре менә мондыйрак.

Нәкыйбә Хәммәтгалимова (Бәркәтә): - Авылыбыз көннән-көн матурлана, йортлар төзекләнә, кайберләрен хәтта танып та булмый. Бушап калган йортлар гына эчне пошыра, халык кими. Аннан соң, бездә  халык, җитәкчеләр яхшы, авыл шуның белән дә матур. Бәркәтә табигатьнең иң матур җиренә урнашкан.

Татьяна Бочарова (Андреевка): - Гадәттә, татар, чуваш авыллары матур була инде ул. Бездә зур, затлы йортлар юк. Ә авылыбызның табигате әкияттәге кебек – урман, елга. Җыярга теләге булган кешегә гөмбәсе, җиләге, бар да бар.

Алия Шәмсетдинова (Югары Кәминкә): - Үз авылыңнан да матуры юктыр ул. Авылыбыз чиста, урамнарыбызда асфальт. Аны төзек йортлар, мәчет, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты бизи. Салкын чишмәбез дә бик матур.

Екатерина Зубова (Шешминка): - Сүз дә юк, район үзәге Чирмешәнебезгә тиңнәре юктыр. Тик шулай да һәр авылның үз матурлыгы. Бездәгедәй табигать тагын кая бар икән – елга, буа, урман, болыннар, сандугачлар сайравы – бар да үзенә тарта. Җиләккә, гөмбәгә дә ерак барасы түгел, бакча башына чык та җый.

Төзекләндерелгән чиркәвебез авылыбызның иң зур тарихи байлыгы. Суы дәвалау үзлекләренә ия булган Изге чыганакны да (Святой источник)  төзекләндерү нияте белән йөрибез. Анда бара торган күпергә ремонт таләп ителә. Бу кунакларга да күрсәтерлек тагын бер урын булыр иде.

Фатыйма Харисова (Яшәүче): - Туган авылым Кармыш кебек матур авыл бармы икән?! Без яшь вакытта суга йөргән чишмә юлының матурлыгы хәзер дә күз алдымда. Тау өстеннән караганда авыл аеруча матур булып күренә. Ә хәзер Кармышны заманча йортлар, яңа төзелгән яки ремонтланган объектлар бизи.

Рәмзия Заһретдинова (Иске Кади): - Инешендә балык тотып, чирәмендә уйнап үскән туган авылым Тукай иң матур авылларның берсе. Трасса янында ук  урнашкан, зур булмаган поселокны заманча йортлар, бәләкәй генә мәчет бизи.  Иске Кади янәшәсендә зур урманнар, елгалар юк. Халкы тырыш, каз-үрдәк үстерүгә хәвәс алар. Урамнарыбыз чиста, сирәк булса да, яңа йортлар да төзелә. Шәһәрдәге кебек шартларда яшибез. Мәчет, мәктәп, мәдәният йорты, салкын сулы чишмәләре авылга ямь өсти.

Рәсимә Беляева (Чумачка): - Урман “өстебезгә авып тора”, бу табигать биргән матурлык. Авылның тырыш халкының күбесе умартачылык белән шөгыльләнә, ел әйләнәсе урман байлыгыннан файдалана. Җәй буе каен җиләге, җир җиләге, кура җиләге җыябыз.  55 кенә йортлы авылыбызның инеше дә бар, аны өч чишмә баетып тора. Авылга асфальт юл килә, урамнарыбыз чиста, яңа клуб, матур йортлар шактый. Җәй көне аеруча матур Чумачка.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев