Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешән районында чисталык өмәләре дәвам итә

Ел саен 1 апрельдән 1 июньгә кадәр районда санитар-экологик икеайлык үткәрелә. Бу чара кысаларында район үзәгендә һәм авылларда быел да байтак эш башкарылды.

Илназ Мөхетдинов (Иске Кади авыл җирлеге башлыгы): - Авыл кешесе өчен яз гомер-гомергә мәшәкатьле чор. Кар астыннан баш калкыткан чүп-чар да күзгә чалына, көздән чабылмый, чистартылмый калган үләннәр дә пәйда була. Быел да авылда яз җитү белән өмәләр оештыра башладык. Торак пунктка илтүче юл буйларындагы агач полосаларын чистарттык, зиратларны, чишмә буйларын тәртипкә китердек. Яшелләндерү буенча да күләмле эш башкарылды, мәдәният йорты, балалар бакчасы территорияләрендә миләш, балан утырттык. Җомга саен авылдашларга чисталык турында “памяткалар” таратып чыгабыз. Дөрес, кайберәүләргә моны искәртү кирәк тә түгел. Әйтик, безнең Тукай поселогында, Якты Тауда, Иске Кадида  да уңган, булдыклы хуҗалар бик күп, Наталья һәм Заһит Кәлимуллиннар (Якты Тау), Розалия һәм Салават Камаловлар, Роза Дәүләтшина (Иске Кади) шундыйлардан.

Самат Шәмсетдинов (Ульяновка авыл җирлеге башлыгы): - Соңгы елларда авыллар йөзе нык үзгәрде.  Бу уңышлар - күмәк, бердәм, аңлашып эшләү нәтиҗәсе. Авыл  халкы елдан-ел активлаша, чисталыкка омтылышы арта бара. Элегрәк капка төпләрен тәртипкә китерү буенча үгетләп йөрергә туры килсә, соңгы елларда чистарту эшләре гадәти, матур күренешкә әйләнә башлады. Әйткәнне дә көтмичә, кайберәүләр инде бу көннәрдә чүп үләннәре дә чаба башладылар. Авыл җирлегендә яңа өй төзүчеләр дә күп. Матур, заманча йортлар авылны бизәп тора. Авыл җирлегенә керүче биш авылда да үрнәк булырлык йортлар бар. Ульяновкадан Татьяна һәм Юрий Филимоновларны, Валентина һәм Василий Архиповларны, Сосновкадан Людмила һәм Николай Прокопьевларны, Людмила һәм Анатолий Якимовларны, Девичья Полянадан Анатолий Кузьминнарны бу яктан мактап телгә аласы килә.

Дания Миннебаева (Кармыш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы): - Билгеле, чиста, төзек авылда яшәү - күңелгә рәхәт. Кар бетү белән күп кенә шәхси хуҗалыклар, оешмалар үз территорияләрен чистарттылар. Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре авыл урамнарын да чүп-чардан арындырдылар. Зиратта да берничә тапкыр өмә узды. Үзсалым акчасына биредә иске, картайган агачлар киселгән иде, хәзер шуларны җыештырып аласы бар, шуңа күрә өмәләр әле тагын булачак.

Екатерина Кшуманева ( Иске Котыш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары): - Безнең авыл җирлегендә дә чистарту  эшләре  билгеле бер тәртипкә салынган. Өмәләр уздырып, кыш буе җыелган чүп-чарны җыештырып алдык, баганаларны  агартык. Авылдашлар һәркем үз территориясендә тәртип салды. Кайберәүләр көздән үк яхшы итеп җыештырып калдыра. Кызганычка каршы, бездә иске, ташландык йортлар күп, аларның кайберләре яшәргә дә ярамый, хуҗаларын да табып булмый.  Мондый өйләр чүп оясына әйләнә. Яңа Котышта  бүген бер йортта бер кеше гомер кичерә, Красная Полянада 9 йортта 19 кеше яши. Биредә йорттан- йортка йөреп халыкны чисталыкка өндәсәк тә, нәтиҗә юк, бөтен җирне чүп үләне баса.

Антонина Аброськина (Күтәмә авыл җирлеге башлыгы): -  Күтәмәдә  авыл урамнарын җыештыру буенча өмәләр үткәрелде, аларда авыл җирлегендә урнашкан барлык оешмалар да актив катнашты. Урамнардан  ташландык пакетлар, пластик шешәләр һәм башка чүп, җыелып, махсус урынга чыгарылды. Һәйкәл янында тәртип урнаштырылды, клумбаларга чәчәк утыртылды. Урамнар чистарып, җиңел сулыш алды. Халык йорт тирәләрен, капка төпләрен чистартты. Гомумән, соңгы елларда  авылыбыз йөзе күзгә күренеп үзгәрде. Урамнарга терлек чыгаручылар да юк диярлек, шулай да ел саен бер-ике кәҗә хуҗасына кисәтү ясарга туры килә.

Өмәләр узды, алар дәвам итә. Шуңа да карамастан, үз  территориясен җыештырырга  бөтенесе дә чыкмый. Кайберләре берни эшләмәү генә түгел, төзекләндерү нормаларын һәм кагыйдәләрен дә бозалар. Андыйлар белән “беркетмә телендә” сөйләшәләр.   Быел районның административ комиссиясе шундый  ике кешегә карата беркетмә төзегән дә.

-Беренче рейдларны Бәркәтә һәм Яңа Элмәле авылларында үткәрдек, - ди административ комиссия секретаре Лилия Лоткова. – Бер беркетмә йорт тирәсен җыештырмаучы, икенчесе терлеге урамда йөргән  хуҗага карата төзелде. Атна саен кимендә өч авылга барырга ниятлибез.

Автор фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X