Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Яшәүчедә тагын нинди чара үткәргәннәр?

Яшәүче авылында Коръән моңнары, бәет, мөнәҗәтләр белән башланган “Әбелвафа бабай укулары” авылдашларның бәлешле, коймаклы табында аралашуы, мәгънәле гапләшүе белән төгәлләнгән.

Монда тагын нинди мөгез чыгарганнар инде?! Ник дисәң, 37 генә хуҗалыклы  86 кеше яшәүче авылда кызыклы чараларны бер-бер артлы уздырып кына торалар.  Аның чираттагысын "Әбелвафа бабай укулары” дип атаганнар.

-Аның тарихы болайрак. Яшәүче 1929 елда  Кармыштан аерылып чыга. Монда беренчеләрдән булып Әбелвафа да күченә, данлыклы Тайсуган мәдрәсендә укыган кеше ул.  Властьләрдән качып булса да, барыбер динне алып барганнр. Хәзер безнең авыл мәчете шул Әбелвафа бабай йортында урнашкан. Аның улы  Габделбарый абый, үзе Кармышка күчкәндә, йортын  мәчет өчен дип, авыл халкына бүләк итеп калдыра. Әбелвафа  бабай укуларын аның бүген күп санлы оныклары, оныкчыклары оештырды, - ди авыл имамы  Фаил абый Мортазин.

Бу көнне мәчеттә намазга хәтле вәгазь, өйлә намазыннан соң аять-сүрәләр укыла. Авыл өстендә берәр сәгатькә якын Коръән моңы янгырый. Аннары укулар клубта дәвам итә. Чыгышлар арасында мөнәҗәт, бәетләр әйткәннәр. Бик матур,  мәгънәле кичә була ул. Фойеда халыкка күргәзмә тәкъдим иткәннәр: Әбелвафа бабайнын Коръән китаплары, Кармыш авылы тарихы турында мәгълүмат.

Кичәне Дамир Тажетдин кызык итеп алып барган.

Бәйрәмнең табыны да шәп узган: Фәридә апалар, мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлсирин,  Гөлназ, Гөлнаралар, кем - бәлеш, кем коймак пешереп авылдашларын сыйлаганнар.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X