Шешминкада чиркәүне изгеләндерделәр
Әлеге авылдагы Димитрий Солунский исемендәге храмда 10 елга барган төзекләндерү эшләре төгәлләнде һәм үткән якшәмбе көнне аны изгеләндерү йоласы башкарылды.
Һава торышының кисәк бозылып китеп, яңгыр явуына да карамастан, бу көнне Шешминкага халык агылды. Күрше авыллардан, районнардан, шәһәрләрдән кайтучылар бик күп булды. Бу аңлашыла да: мондый истәлекле, мөһим вакыйга көн дә булмый. Һәм шунысы да бар, 1812 елда французларны җиңү уңаеннан, 1821 елда төзелгән храмны төзекләндерүгә меңләгән кеше үз өлешен кертте, төрле милләт кешеләре ярдәм күрсәтте.
-Дөресен әйткәндә, мин бу көн килеп җитәр, чиркәүне тергезерләр дип ышанмаган идем, - ди Мордва Афонькәсеннән килгән Зинаида Елисеева. - Мәктәптә укыган чакта безне чиркәү бинасында урнашкан складка эшкә, бөртек ташырга алып киләләр иде. Аннан соң, еллар узган саен ул җимерелә барды, ахыр чиктә хәрабәләре генә калган иде бит.
Чыннан да, шешминкалылар кеше ышанмаслык эш башкарып чыктылар. Әлеге эшне оештыручыларның берсе Екатерина Зубова, мөгаен, шул вакыт эчендә йөзләгән кешегә мөрәҗәгать итеп, уннарча хат язып, меңләгән тапкыр рәхмәт сүзен әйткәндер. Бүген дә күзем гел аңа төште, кечкенә генә гәүдәле хатын-кыз каян шул кадәр көч алгандыр?! Үзе дә хисләрен тыя алмады, яулык очы белән күз яшьләрен туктаусыз сөрткәләп торды, монда җыелган башка өлкәннәрнең дә күзләрендә яшьләр күренде.
Бина бик матур килеп чыккан, эчке яклары да зәвык белән бизәлгән, тиешле гамәлләрне үтәү өчен кирәкле бар нәрсәләр дә булдырылган. Биредә гыйбадәт кылулар үтә иде инде, шешминкалылар чиркәүне изгеләндергәнне түземсезлек белән көттеләр. Аны, район һәм күрше районардан килгән дин әһәлләре белән, Чистай һәм Түбән Кама епархиясенең архиерей Игнатий башкарды. Аннан соң биредә беренче тапкыр Илаһи литургия узды. Гыйбадәт кылганнан соң, епископ Игнатий барысын да истәлекле вакыйга белән котлады һәм чиркәүне тергезүдә зур өлеш кертүчеләргә: Шәфәгать Тәхәветдиновка, Александр Супонинскийга, Николай Афанасьевка, Александр Наумовка, Геннадий Петряковка, Андрей Моляковка, Александр Охлопковка, Антонина Небылицинага, Екатерина Зубовога чиркәүнең югары бүләкләрен тапшырды. Шәфәгать Фәхразый улы үзе әлеге чарада катнаша алмады, бүген аның исеменә карата бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады.
-Төзекләндерү эшләре башлаган вакытта мин күрше авылларда халыктан акча җыеп йөрдем, - ди Екатерина Зубова. – Менә шунда арабызда олы йөрәкле, игелекле кешеләр күп булуына тагын бер кат инандым. Кайберәүләр соңгы тиеннәрен бирделәр. Шунысы да сөендерә, әлеге изге эштә төрле милләт халыклары катнашты, православие динендәгеләр генә түгел, ә ислам динен тотучылар да ярдәм күрсәтте.
Бәйрәмгә килүчеләрне муниципаль район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов та котлады, тантанада катнашкан Александр Супонинскийга һәм чиркәүнең Петр (Занкович) атакайга район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырды.
Район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин да үз теләкләрен җиткерде.
- Яңа чиркәү сезне изге гамәлләргә рухландырсын, күңелләрегезне сафландырсын, аның ишекләре гыйбадәт кылучыларга һәрчак ачык булсын, - диде ул.
Автор фотолары
Шешминка авылында чиркәүне изгеләндерү йоласын башкардылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев