Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Хәбир хәзрәт кабат Чирмешәнгә кайтты

Моннан биш-алты ел элек Чирмешәннең үзәк мәчетендә имамлык иткән Хәбир Ханов “Мөшбикә” мәчетендә эшләячәк.

Район үзәгенең Амур ягындагы “Мөшбикә” мәчете имам-хатыйбы Рафаэль Сафин үз вазыйфаларын яңа имамга – Хәбир хәзрәт Хановка тапшырды.

Рафаэль Сафин Чирмешәннең көньяк микрорайонында 2018 елда яңа ачылган  “Мөшбикә” мәчетендә ике ел имамлык итте.

-Рафаэль хәзрәт тырышып, матур итеп эшләде. Рәхмәт, аңа дәгъвабыз юк, - диде аның хакында муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Әмир Могыйзов.

Хәбир хәзрәт Ханов та районда үз кеше. Ул берничә ел район үзәгендәге үзәк мәчеттә имамлык иткән иде. Бездән киткәч, Новокузнецк шәһәре мәчете имамы, бер үк вакытта  Кемерово өлкәсе мөфтие урынбасары булып хезмәт куйды. Аннан соң исә Казан шәһәрендәге “Ярдәм” мәчетендә -  баш имам.

-Чирмешәнгә эшкә чакыргач, каршы килмәдем. Араларны бер дә өзмәдек, мондагы халык белән гел аралашып тордык.  Моннан киткәннән бирле сезнең газета сайтына кермәгән көннәрем сирәк булгандыр, район яңалыклары белән даими танышып тордым, - диде Хәбир хәзрәт телефон аша сөйләшүебездә.

Хановлар гаиләсе “Мөшбикә” мәчете каршындагы, Рафаэль хәзрәт яшәгән йортта яшәячәк. Хәбирнең җәмәгате Диләрә (Бөгелмәдә) якын көннәрдә бәби алып кайтырга җыена – кыз көтәләр.  Аларның уллары Хәким белән Кәрим үзләрен Чирмешән малайлары дип йөриләр икән.

Сүз уңаеннан, районда барысы 24 мәчет бар, шул исәптән  Чирмешәндә һәм Иске Кадида – икешәр. Урманасты Үтәмештә дә икенче  мәчет төзелә. Иске Үтәмештәге мәчет  иң борынгысы – архитектура һәйкәле, ул  1876-1877 нче елларда ук төзелгән, соңрак ремонтланган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X