Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кара Чишмәдә азан әйтү осталары ярышты

Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан районда азан әйтүчеләр бәйгесе узды. Чара Кара Чишмә авылы мәчетендә оештырылды.

Жюри әгъзалары һәм бу бәйгене карарга килгән дин кардәшләребез илледән артык  конкурсантның чыгышын тыңлады һәм иң моңлы, иң матур азан әйтүчеләрне ачыклады.

7 яшькә кадәрге малайлар арасында Чирмешәннән Инсаф Миншин азанны дөрес һәм сәнгатьле укып күпләрне таң калдырды. 8-11 яшьлекләр төркемендә Ильяс Мөхәммәтшин (Югары Чегодай) җиңүче булды,  Идрис Шәйдуллин (Чирмешән) – икенче, Эмиль Мансуров (Чирмешән) – өченче. 12-15 яшьлек яшүсмерләр арасында Кара Чишмәдән Рәмиз Вәлиевның азан әйтүе бик ошады, Мөхәммәдсиддыйк Юнысов (Кара Чишмә) белән Адел Зыятдиновлар (Чирмешән) да яшьтәшләреннән уздырдылар.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 16-50 яшьлек ир-егетләр арасында Кара Чишмәдән Мөхәммәд Юнысов һәм Радик Илалов, Иске Үтәмештән Наил Зариповлар иң оста азан әйтүчеләр булып танылды. 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында түбәнкәминкәлеләр аерылып торды: Ришат Галәүтдинов – беренче, Рәүф Мостафин – икенче, Ралиф Шарапов өченче урын ияләре. Бәркәтәдән 76 яшьлек Салихҗан Бикбов азан әйтүче иң өлкәннәр арасында җиңүче булды.  

-Бәйгедә катнашкан бер кеше дә бүләксез китмәде, аларның барысына да район мөхтәсибәте әзерләгән вәгазьләр җыентыгы бүләк иттек, - диде район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. – Ә җиңүчеләргә Грамоталар һәм акчалата бүләк бирдек.

фото: Рамил Ибраһимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев