Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Иске Үтәмеш мәктәбендә ифтар ашына 100дән күбрәк кеше килгән

Иске Үтәмеш авылында гомер иткән Мингата бабай белән Мәликә әби Харисовларның уллары – Ринат, Азат, Рөстәм быел да туган авылларында ифтар ашы уздырганнар.

Мәктәптә көйләнгән авыз ачу табынына 100дән күбрәк кеше җыелган. Харисовлар алып кайткан ризыклардан мәктәп коллективы тәмле ашлар пешергән, табын сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган. Мәҗлескә килүчеләр Ульяновск шәһәреннән кайткан Әхәт хәзрәтнең эчтәлекле вәгазе, Коръән аятьләре белән дә сыйланганнар.

-Ринат читтә яшәсә дә, авылга гел ярдәм итеп тора. Мәчетебезнең түбәсе аның ярдәме белән яңартылды, дин йортыбыз газлы, сулы да булды, - ди мәчет имамы Вәлирахман Газизов. - Без аңа бик рәхмәтле. Чишмәләребезне төзекләндерүдә дә аның өлеше зур.

Иске Үтәмеш авылы картлары, гомумән, Рамазан ае башланганнан бирле, йорттан-йортка ифтар ашларына йөриләр. Читтә яшәүче авылдашлары да туган нигезләренә кайтып мәҗлесләр оештыралар. Нәфисулла бабай белән Хәмидә әби Фәйзуллиннарның Нурлат шәһәрендә гомер итүче кызлары Мәхтүмә дә төп нигезендә ифтар ашы уздырган. Авылдашларына үзе белән алып кайткан Габдулла хәзрәтнең вәгазьләрен, догаларын да тыңлаткан ул.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X