Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районы хатын-кызлары дини белемнәрен тикшерде

Аш-суга да осталыкларын күрсәттеләр, дини белемнәрен дә тикшерделәр. Чирмешәндә мөселман хатын-кызлары арасында “Пәйгамбәрләр тарихы” бәйгесе үтте.

Чарада 8 мәхәллә: Кара Чишмә, Туймәт, Бәркәтә, Лашман, Чирмешән, Түбән Кәминкә, Әмир, Иске Кади командалары көч сынашты.

- Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында шундый бәйге оештыру ул үзенә күрә аралашу чарасы да, апалар, әбиләр дини белемнәрен дә тикшерделәр, гыйлемнәрен арттырдылар, - диде Чирмешән мөхтәсибәтенең хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Алсу Сафиуллина.

Һәр команда үзенә атама, девиз уйлап килгән. Бәйге барышында Ибраһим, Йосыф, Муса пәйгамбәрләр тормышы буенча һәм якынлашып килүче уразага кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, мөнәҗәтләр укыдылар, алдан әзерләп килгән камыр ризыкларын күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә Кара Чишмә командасы беренче булды, Түбән Кәминкә һәм Иске Кади хатын-кызлары – икенче, Туймәт командасы өченче урын яулады.

Җиңүчеләрне Дипломнар һәм дини китаплар белән бүләкләделәр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев