Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәннең Мөшбикә мәчете имамы кемгә комачаулый?

Бу көннәрдә Чирмешән гөр килә – Мөшбикә мәчете имамы Хәбир Ханов эшеннән киткән, диләр. Нәрсә, ни булган, конкрет белмибез, ниндидер нәтиҗә ясарга да ашыкмыйбыз.

Шунысы мәгълүм, халык, хәзрәтне яклап, республиканың югары органнарына имзалар җыеп җибәргән, мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Ә кемнәрдер аның гамәлләрендә кимчелек тапкан.

-Бу низаг хакында без дә беләбез, - диде район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдтинов. -Хәбир хәзрәтнең имамлык эшенә дәгъвабыз юк, аңа кагылышлы документларны, үзебезнең позицияне дә белдереп, Казанга, тиешле органнарга юлладык. Нәтиҗәсе нинди булыр, әлегә белмибез.

Район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов Хәбир Хановка бәйле вәзгыять ТР Диния Нәзарәте позициясенә дә бәйле хәл ителер дигәнрәк фикер җиткерде.

Диния Нәзарәтенең Казыйлар шурасы Хәбир Хановның элеккеге, инде сатылган фатирын кире кайтарырга тиешлеген шарт итеп куя.

-Миңа бәйләнү – көнчелек галәмәте, бер төркемнең ниндидер ачуы, - ди Хәбир хәзрәт үзе. -Алар элек тә, шикаятьләр язып, үзәгемә үттеләр. Хәтта, гайрәтем чигеп, читкә китәргә мәҗбүр булдым. Күпчелек халык бик яхшы Чирмешәндә. Гаепләүләр элеккеге квартира белән бәйле, мин аны район җитәкчелеге рөхсәте буенча үземә оформить иттем, хосусыйлаштырдым. Закон каршында гаебем юк. Ходай бар, бу мәсьәлә гадел чишелеш табар дип уйлыйм.

Ничек кенә булмасын, динебезгә дә тап төшерүче әлеге низаг гадел чишелеш табарга тиеш. Аңлашып, бер-беребезгә ышанып, изге гамәлләр кылып, яхшылык кылып, сабыр яшәүгә ни җитә?

Сүз уңаеннан. Бүген Хәбир Ханов Мөшбикә мәчетен салдыручы эшкуар иганәчеләр - Әгъләмовлар сатып алган аерым йортта яши. Чирмешәнлеләр, күпчелек халык аңа бик ихтирамлы мөнәсәбәттә. Укымышлы, актив, тырыш кеше, диләр аның турында.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев