Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәнлеләр 40 тонна гошер сәдакасы тапшырган

Районда халыктан барлыгы 40 тонна гошер сәдакасы  җыелган.

-Якташларыбыз, елдагыча, бу эштә активлык күрсәттеләр. Кем - бәрәңге, кем – суган бирде, кишер, кабак тапшыручылар да булды, - ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. - Мохтаҗларга бирелүче бу ярдәм мәчетләрдә җыелды, ә без аны Чирмешәнгә алып кайттык, 20 тоннасын озаттык та. Бакчаларында үскән яшелчәдән өлеш чыгаручыларга рәхмәт.

Гошер сәдакаларын Казанның Ярдәм мәчетеннән, Ак мәчеттән, Әлмәт мәчете мәдрәсәсеннән, Ульяновск өлкәсеннән килеп алганнар.

Якты Тау, Әмир, Яшәүче кебек кечкенә авыллар беренчеләрдән булып мохтаҗларга өлеш чыгарган. Башка авыллар халкы да бу эштән читтә калмады.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев