Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндәге үзәк мәчетнең подвалы да буш тормаячак

Элек буш торган подвалда үзгәртеп кору эшләре төгәлләнеп тә килә. стеналарны штукатурлап, тарттырылмалы түшәм ясаганнар, җылыткыч батареялар куйганнар. Бу көннәрдә, җылытылган идәнгә плитә, аннары ковралин җәяләр. Материаллар белән тоткарлык юк.

Мәчетнең подвал өлешендә хатын-кызлар өчен намаз бүлмәсе, уку бүлмәсе, кухня булачак.

Бинаның беренче катында, төп залда да үзгәрешләр бар. Элек куелган гади тимер торбаларны заманча җылыткычларга алмаштырганнар.

-Бу эшнең чыгымнарын Чирмешәндә эш йөртүче бер эшмәкәр күтәрде, үзе үк материаллар алды, аларны төп челтәргә тоташтыру, монтажлау өчен осталар хезмәте өчен дә акча сорамады. Андыйлар бик күп, еш кына үзләре ярдәм тәкъдим итәләр, - ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов.

Быелгы ремонт барышында су һәм канализация челтәрләрен дә, байтак ишекләрне яңартканнар,  инде нигез өлешен тышлыйлар, матурлыйлар. Бинага керү группасында эш шулай ук төгәлләнү ягында.

Тышкы якта 600 квадрат метр мәйданда брусчатка җәелә.

-Берничә сәгатьлек эш калды,  - ди  Марий Эльдан кадәр килгән төзүче Рәзиф Кәбиров.

Мөхтәсиб әйтүенчә, мәчет ремонтында көн саен 9-10 кеше эшли, аларга төшке һәм кичке кайнар аш әзерлиләр.

Болай барса, декабрь башларында ремонт тулысынча төгәлләнергә тиеш. Шуны да әйтү кирәктер, изге эшкә 3,5 миллион сумга якын акча, халык, иганәчеләр акчасы, тотылган.

Иске Кадиның беренче мәчетендә, бер миллион сумнан күбрәк акчага шулай ук зур ремонтны тиз җиңдергәннәр. Район мәхтәсибәте булышлыгы, халык ярдәме белән, бөтен җирне матурлаганнар, хәтта түбәне, манараны да үзгәртеп ясаганнар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев