Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндәге Мөшбикә мәчетендә бер яшь парга никах та укылган

Чирмешәннең Амур ягында төзелгән Мөшбикә мәчетендә инде икенче ай, биш вакыт намазга чакырып азан яңгырый. Мәчеттә бер яшь парга никах та укылган.

Яңа мәчеттә беренче никах Чирмешән кызы Айгөл Сибгатуллина белән Себер якларында яшәүче Илнар Мирзаяновка укылган.

-Үзебез Әмирдән булгач, авылдашларыбыз төзеткән бу дин йорты күңелгә якын, авылыбыз мәчете кебек булды. Төзелеш эшләре барганда да анда барып, карап йөрдек. Шуңа кызыбызның никахын шунда укытырга булдык, - ди Айгөлнең әнисе Әнисә. - Рафаэль хәзрәт Сафин матур итеп никах укыды, кунакларыбыз да мәчетебезне бик ошатып китте.

Мәчет ике тапкыр корбан ашы да уздырган, мәҗлесләрдә 70-80ләп кеше катнашкан. Корбан гаетеннән соң балалар өчен бәйрәм оештырганнар. Ул мәчет янында гына урамда башланып, дин йорты эчендә дәвам иткән. Балалар уен-конкурсларда катнашканнар, дин буенча белемнәрен дә күрсәткәннәр һәм чара ахырында һәрберсе бүләк белән киткән.

-Мәчет ачылган вакытта җомга намазларына 20ләп кеше килсә, хәзер 40ка ук җитә. Биш вакыт намазда да мәчеттә кеше була. Башка намазларда әзрәк тә, өйләгә 10 кеше җыела, - ди мәчет имамы Рафаэль хәзрәт Сафин. - Мәчетебезнең мәзиннәре Наил Гафиев һәм Сәлимҗан Гыймрановлар биш вакыт намазга да азан әйтәләр. 1 октябрьдән мәчетебездә дин укулары башланды, төркемнәр туплана.

Мөшбикә мәчетендә хаҗилар белән очрашу уздырырга планлыйлар. Ул 7 октябрьдә өйлә намазыннан соң булачак.

-Октябрь аенда хатын-кызлар өчен бала тәрбияләү турында вәгазь-тренинг уздырырга да ниятлибез, - ди Рафаэль хәзрәт.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев