Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә мәчет имамы хөкем ителгәннәргә вәгазь сөйләде

Районның шартлы рәвештә хөкем ителгән гражданнары “Мөшбикә” мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов белән очраштылар.

Дин әһеле Коръәнне өйрәнергә, изге гамәлләр кылырга, кабат хокук бозмаска һәм җинаятьләр кылмаска өндәде. Чара ахырында, хөкем ителгәннәр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.

Татарстан Республикасы буенча Россия УФСИН җәзаларны үтәтү инспекциясе Лениногорск районы филиалы инспекторы Фәһим Минапов оештырган бу чарада психологик ярдәм белән тәэмин итү бүлеге психологы Клара Нәсыйбуллина да катнашты.

Фәһим Минапов фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев