Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә Корбан бәйрәменә әзерләнәләр

Быел 8 июль (җомга) Гарәфә көне итеп билгеләнгән, Корбан гаете 9 июльгә (шимбә) туры килә (зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне). Бу көнне Чирмешән районының барлык мәчетләрендә дә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк.

Район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов әйтүенчә, бәйрәм иртәнге 5.30 сәгатьтә башлана, 5.45тә – вәгазь, 6.00 сәгатьтә гает намазы укылачак.
Гает намазы укылганнан соң корбан чалу башлана һәм ул 11 июль көнне кояш баеганчыга кадәр дәвам итә. Корбан нисабының күләме – 32 мең сум. 

- Рамил хәзрәт, корбан итеп нинди малларны чалырга ярый? 

- Корбан итеп дөя, сыер, сарык яки кәҗә кебек пар тояклы хайваннар гына чалына. Тавык, каз ише кошлар, ат корбанга ярамый. Сарыклардан башка, малларның ана затыннан булуы сорала. Куй, сарык яки кәҗәгә бер яшь, сыерга ике яшь һәм дөягә биш яшь тулган булырга тиеш. Корбанлык мал зур һәм симез икән, алты айлык куй һәм сарыкны корбан итеп чалырга да мөмкин, әмма бер яше тулмаган кәҗәне корбанга чалу ярамый.

- Ул малларга нинди таләпләр бар?

- Корбанлык өчен ак яки күк төсендәге, бөтен әгъзалары камил, сәламәт, зур мөгезле симез тәкә хәерлерәк санала. Бик ябык, йөри алмаслык аксак; бер колагының, бер мөгезенең яки койрыгының өчтән бер өлеше киселгән; бер күзе сукыр, колаксыз яки койрыксыз хайваннар корбанга ярамый.

- Корбан берәр кеше исеменнән чалынырга тиешме?

- Куй, сарык һәм кәҗә – һәрберсе берәр генә кеше исеменнән корбан ителә, ә сыер яки дөяне җиде кеше исеменнән корбан чалу рөхсәт ителә. Савабын бер мәет исеменә багышлау нияте белән аның исеменнән корбан чалу да дөрес була. Корбанның тиресен яки шул тиренең бәясен фәкыйрь кешегә сәдака итеп бирү яхшы гамәл. Корбанның тиресен сатып, акчасын үз кирәгеңә тоту ярамый, әмма сатмыйча күн ясау яки тун тегү рөхсәт ителә.

- Корбан итен ничек бүләргә?

- Гадәттә, өч өлешкә бүленә, аның берсен мохтаҗларга, ятимнәргә, туганнарга өләшәбез. Икенче өлешеннән корбан мәҗлесе оештырабыз. Өченче өлешен үзегезнең гаиләләребездә калдырырга мөмкин.

 

Быел Гарәфә көне җомга көнгә туры килә, шуңа хаҗ кылучылар хаҗиәкбәр исеменә лаек булачаклар икән. Җомга көненә туры килгәнлектән, хаҗда булмаган кешеләргә пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә ураза тоту киңәш ителә, ул бик саваплы гамәл санала, - ди Рамил хәзрәт Ибраһимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев