Чирмешәндә хәләл кафе була
Чирмешәннең үзәк мәчете янындагы кибет янәшәсендә хәләл кафе да булачак. Аны кибет хуҗасы Рашат Гатин төзетә.
-Юлаучылар, мәчеткә килүчеләр хәләл туклану урыны юкмы дип сорыйлар, бу кафе шуны истә тотып төзелә, - диде үзәк мәчет имамы Шәүкәт Хәйруллин. – Ул безнең өчен дә бик уңайлы булачак.
Кафеда төзелеш эшләре төгәлләнеп килә, бары җиһазлар урнаштырасы, вентиляция ясыйсы гына калган. Пешекче дә табылса, ул августта ук ачылырга мөмкин. Кафеның туклану залы 10-12 кешегә исәпләнгән. Җәй айларында саф һавада да чәйләп алырга мөмкинлек булачак, шуның өчен биредә беседка ясарга планлыйлар, мәчет бакчасында моңа урын да бар.
Кадыйр Гомәров фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Бик кирак иде района, юл эстена гена! Рахмат Рашат Гатинга! Унышлар анарга!
0
0