Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә гает бәйрәмендә йөзләгән кеше катнашты

Райондашларыбыз бу көннәрдә корбан мәҗлесләрендә сыйлана, бер-берсенә кунакка йөрешә. Корбан гаетендә быел да меңнәрчә мөселман катнашты. Дин йортына иртүк, тәкбир әйтә барып, олысы-кечесе килде, вәгазь, намаз укылды, мәрхүм-мәрхүмәләр искә алынды. Ял көне булгач, күпчелек мәчетләр халык белән тулган. Чирмешән мәчетенә генә дә 300 тирәсе кеше килгән, Бәркәтәдә, Лашманда, Әмирдә, Утыз...

Райондашларыбыз бу көннәрдә корбан мәҗлесләрендә сыйлана, бер-берсенә кунакка йөрешә.

Корбан гаетендә быел да меңнәрчә мөселман катнашты. Дин йортына иртүк, тәкбир әйтә барып, олысы-кечесе килде, вәгазь, намаз укылды, мәрхүм-мәрхүмәләр искә алынды.
Ял көне булгач, күпчелек мәчетләр халык белән тулган. Чирмешән мәчетенә генә дә 300 тирәсе кеше килгән, Бәркәтәдә, Лашманда, Әмирдә, Утыз Имәндә дә гаеткә килүчеләр күп иде диделәр. Тулаем, район буенча алганда, бәйрәмдә, мәчетләрдә, 2500дән күбрәк мөселман вәгазь тыңлаган, намаз укыган.
Ир-атлар мәчеттән кайткан җиргә хатын-кызлар тәмле коймак, пәрәмәчләр пешереп, табын көйләделәр, өстәлләргә бәлеш тә куйдылар.
Билгеле, нәкъ 4 нче октябрь көнне, гаеттән соң, йөзләрчә сарык, дистәгә якын зур мал корбанга чалынган, Алла кабул кылсын.
-Без дә ике сарык чалдык, - ди Әмирдән Асия Сафина. - Бәйрәм бит бергә җыелу, күрешү өчен форсат та. Балалар, җәй буе симерткән казларны да йолкырга өлгерделәр. Ходай язса, корбан ашы да уздырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан