Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районының Әмир мәчетенә яңа ярымай куелды

Узган атнада Әмир авылы мәчете манарасына яңа ярымай куелды. Изге йорт манарасының үзен дә өч метрга югарырак күтәрделәр.

Мәгълүм булганча, бу авылда 1991 нче елда ачылган мәчет бинасына быел янкорма төзелде, бинаның эченә, тышына да капиталь ремонт ясала. Әлеге изге эшләрнең иганәчеләре - шушы авыл егетләре - бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар. Төзүче осталар соңгы арада мәчетнең түбәсен кыйммәтле материал белән яптылар, яңадан тышланган манараны биегрәк итеп урнаштырдылар.

-Алтын йөгертелгән яңа ярымайны исә Казан янындагы бер районнан ясатып кайтардылар. Аны авылдашларыбыз катнашында, тәкбир әйтеп, зур кран белән манарага куйдык. Хәзер аебыз әллә кайдан күренеп, Әмиргә, тирә-юньгә нур сибеп тора, - дип шатлыгын уртаклашты авыл имамы Фәнил хәзрәт Камалов.

фото: Гөлшәт Әгъләмова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев