Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районында яңа мөхтәсиб сайланды

Районыбызның яңа мөхтәсибе билгеле булды. Чирмешәннең үзәк мәчетенә район авылларыннан җыелган егермеләп имам бу вазифага, ачык тавыш бирү юлы белән, бертавыштан Рамил Ибраһимовны сайлап куйдылар.

Рамил хәзрәт моңа кадәр Чирмешәннең үзәк мәчетендә дүрт ел имамлык итте. Дини гыйлемне Казанда - Россия ислам университетында алган. Ул Иске Кади авылында туып үскән, 30 яшьлек, гаиләле, ике кыз үстерәләр.

Рамил Ибраһимовның үзеннән белешүебезчә, моңа кадәр район имамнарын ун ел җитәкләгән элеккеге мөхтәсиб Минсәгыйрь Миншин (Кармыш авылыннан) әлеге вазифадан үз теләге белән азат ителгән.

Ә Чирмешән үзәк мәчетендә имам вазифаларын Габбас Юнысов башкара.    

Фото Рамил Ибраһимов архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев