Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районында Кач ману бәйрәменә биш коену урыны әзерләнә

Православие динен тотучылар 19 гыйнварда иң олы бәйрәмнәрнең берсе - Кач мануны (Крещение) билгеләп үтә.

Әлеге йола суны изгеләндерү мәгънәсен аңлата. Суны элек-электән иң изге әйберләрнең берсе, барлык җан ияләренә рух бирүче дип санаганнар. Кач манылган су Тереклек суы дип йөртелгән, ул барлык авырулардан дәвалый, холык-фигыльне чистарта, сафландыра дигән ышану бар.

Бу көнне безнең якташларыбыз да махсус әзерләнгән урыннарда - бәкеләрдә коеначак, чиркәүләрдә су изгеләндереләчәк.

Районның 135 нче янгын-коткару частеннан белешүебезчә, районда махсус коену урыннары (купель) биш урында оештырыла.

-Җиһазландырылган мондый бәке Кече Чегодай авылы янында, Зур Чирмешән елгасында ачыла. Шулай ук Ульяновка, Иске Элмәле,  Ивашкино, Әккәрәй авылларындагы  сулыкларда да купельләр ясалачак. Анда коткаручылар кизү торачак, - ди әлеге часть начальнигы Фәрит Яруллин.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су коенучыларга кайбер киңәшләрен дә бирде:

Купель янындагы чиратта 1,5 метрдан 2 метрга кадәр дистанцияне үтәү мөһим.

Кач мануда махсус хезмәтләр вәкилләреннән һәм медицина хезмәткәрләреннән башка су коену, шулай ук боздан суга чуму тыела. Балаларга өлкәннәр күзәтүеннән башка чумарга ярамый. Үзегез белән этләр һәм башка хайваннарны алып килмәгез, купельне пычратмагыз һәм аның янына машина белән кермәгез. Исерек килеш коену тыела.

Коену алдыннан гәүдәгезне җылытыгыз: разминка ясагыз, бераз йөгереп алыгыз. Купельгә ашыкмыйча гына төшегез.

Иң яхшысы - башны юешләтмичә,  муенга кадәр генә чуму. Үзегезгә кирәкле тирәнлеккә тиз генә ирешергә тырышыгыз, ләкин йөзмәгез. Бәкедә бер минуттан да артык тормагыз. Әгәр сезнең белән бала да булса, чумган вакытында аны күз уңыннан ычкындармагыз. Ахырдан үзегезне һәм балагызны сөлге белән ышкып җылытыгыз һәм коры кием киегез, шуннан соң кайнар чәй эчегез.

Әгәр сездә йөрәк-кан тамырлары системасы, нерв, эндокрин системасы, күрү органнары, сулыш юлы авырулары, шулай ук ашказаны-эчәк, бәвел-җенес системасы авырулары бар икән, бәкедә коену киңәш ителми.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев