Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә барлык мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды

Быел Рамазан ае 13 апрельдә башланды, ягъни бу көнне мөселманнар кояш чыкканчы сәхәр ашыйлар. 13 майда – ураза гаете.

-Быел дин кардәшләребез тәрәвих намазларын мәчетләребездә укый алачак. Шулай да коронавируска бәйле вәзгыятьне истә тотып, дистанцияне сакларга, мәчеткә медицина битлекләреннән һәм үз намазлыгың белән килергә кирәк булачак, - ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. – Беренче тәрәвих намазына 12 апрельдә, ястү намазаыннан соң көтәбез. Мәчеттә ифтар ашлары уздырырга да ниятләп торабыз. Рамазан аенда туганнарын, авылдашларын, якташларын ифтар ашлары белән сыйларга теләүчеләр үзәк мәчеткә мөрәҗәгать итә ала.

Рамазан ае - гөнаһлардан арыну һәм ураза тоту ае. Ул Ислам динендәге биш багананың берсе булып санала. Рамазан ае Шабан аеннан соң килә, ә аннан соң Шәүвәл ае башлана. Нәкъ менә Рамазан аенда дөнья халыклары өчен Изге Коръән китабы иңдерелгән, анда Рамазан аенда изге мөселманнарга тыелган гамәлләрдән тыелырга, ә көндезге вакытта ашау һәм эчемлекләр кулланудан баш тартырга кирәклеге ачык язылган.

Сәламәтлекләре начар булган кешеләргә ураза тоту мәҗбүри түгел. Авыру кеше уразасын савыккач тота ала, әгәр инде авыруы башка вакытта да ураза тотарга мөмкинлек бирмәсә, бу очракта һәр тотмаган көне өчен фидия (бер мескенне ашату күләмендә акча) түләргә тиеш була. Юлдагы, 100 чакрымнан күбрәк ераклыкка сәфәр кылучы мосафир кешеләргә дә уразаларын калдыру рөхсәт ителә. Мосафирлар сәфәрдән кайткач ураза тота алалар. Хатын-кызларга күрем вакытында, йөклелек һәм бала тапканнан соңгы чорларда ураза тоту тыела. Шулай ук балигълык яшенә җитмәгән балалар да ураза тотмый.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев