Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районы авылларында гает намазын ачык һавада укымакчылар

31 июльдә - Корбан бәйрәме. Бу көнне мөселман кардәшләребез пакъланып, чистарынып мәчетләребезгә гает намазына җыелачак.

-Районыбыз мәхәлләләрендә бәйрәм чаралары иртәнге биштә башлана - Коръән укыла, 5.30да - намаз, сәгать 6да - гает хөтбәсе. Мәчетләргә тәкбир әйтеп киләбез, - диде район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. -Коронавирус чире белән бәйле, саклык чараларын онытмау зарур. Мәчеткә битлек, пирчәткә киеп киләсе һәм анда социаль дистанция саклау мөһим. Үзең белән намазлык алып килү сорала. Кайбер авылларда бәйрәм намазын укуны ачык һавада, урамда оештырмакчылар, монысын исә һәр мәхәллә үзе хәл итә. Намаздан  соң корбаннарыбыз чалына.  

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев