Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән балалары мәчеттә ял итә

Язгы каникулларда мәчетләрдә мәктәп укучыларына лагерь оештыру матур гадәткә әйләнде. Район үзәгендәге Мөшбикә мәчете дә бу көннәрдә балаларны үзенә җыйды.

Каникул атнасында биш көн бирегә һәр көнне утызлап бала килә. Мәчет имамы Хәбир Ханов балаларга кызыклы һәм мавыктыргыч итеп дин дәресләре оештыра, малайлар һәм кызлар пәйгамбәрләр тарихы белән дә танышалар, кыска сүрәләр дә ятлыйлар, бергәләшеп өйлә намазына басалар, мәчеткә йөрүче апалар әзерләгән тәмле ашлар белән сыйланалар.

-Балаларның кайберләре намаз тәртипләрен беләләр, башкалары да шунда тәхәрәт алу тәртипләрен өйрәнәләр, кычкырып укылган намазга ияреп хәрәкәтләрне кабатлыйлар, - ди Хәбир Ханов. – Сүрәләрне яттан, дөрес итеп сөйләүчеләргә кызыксындыру чаралары кулланам - “призлар” бирәм.

Балалар биредә уйнап та алалар, әле тагын Яшьләр үзәгенә барып дини темага мультфильм караганнар, бассейнга, боз сараена да бару планлаштырыла.

Лагерь чыгымнарын дин йорты үзе күтәрә, дөрес, мәчеткә лагерьга йөрүче балаларның ата-аналары да ярдәм итә.

-Бирегә сеңелем белән килдем, безгә бик ошый, - ди Адилә Җиһаншина. - Миңа догаларны әбием дә өйрәтә, мәчеттә бергәләп уку тагын да кызыграк.

Чирмешән үзәк мәчетендә каникулларда балаларга файдалы ял инде 8 ел оештырыла.

-Үзәк мәчеттә 22 марттан 26 мартка кадәр 15 бала ял итә, монда 7-15 яшьлек малайлар һәм кызлар көндезге 11дән 16 сәгатькә кадәр көннәрен файдалы итеп үткәрәләр, - ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. -  Кызлар белән Алсу Сафиуллина, ә малайлар белән Әюп Миншин  шөгыльләнә.

Биредә балалар дини-әхлакый тәрбия алалар, сүрәләр өйрәнәләр, намаз да укыйлар, уйнарга һәм тәмле ашлар белән сыйланырга да вакытлары кала.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев