31 июль 2018 яңалыклары
-
Мөслимдә ирне яшен сугып үтергән
Кызына һәм кечкенә апаена туңдырма алып кайтырга чыгып киткән 27 яшьлек Вано Никогосянны яшен сугып үтерде. Бил турыннан кереп киткән утлы шар, егетнең бөтен гәүдәсен электрлап, балтырыннан чыга.
-
Түбән Кәминкә буасына – “массажга”
Июльнең кызу көннәрендә Түбән Кәминкә авылы буасы тирәсе зур ял итү урынын хәтерләтте.
-
Менә сиңа фокус-покус!
Уфада бер мут егет бульдозер урлаган. Бер көн алдан ул, оешмага шалтыртып, техниканы арендага алмакчы булуын әйткән, ләкин килешү төзергә килмәгән. Шулай да бульдозерның кайда торуын белешкән.
-
Быел Татарстанда 995 күпфатирлы йортка ремонт ясалачак
Республикада яшәүче 224 меңнән артык кешенең торак шартларын яхшырту күздә тотыла.
-
Намаз укый белгән өчен - 1 мең сум!
Югары Көек авылында, башлангыч сыйныф укучылары арасында, Коръән сурәләрен укучылар арасында бәйге оештырылды.
-
Чирмешән районында 3 мең гектар мәйданнан уҗым бодае суктырылган
“ЧИРМЕШӘНАГРО”да уҗым бодае гектардан уртача 34 центнер уңыш бирә. Монда аны 500 гектарлап мәйданнан җыйганнар да.