30 август 2023 яңалыклары
-
Чирмешәндәге яңа карусель бәләкәй дусларын көтә
Чирмешәндә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янындагы паркта заманча карусель урнаштырдылар.
-
Чирмешәндәге чиркәү алдындагы территориягә асфальт җәйделәр
Хәзер район үзәгендәге Петр һәм Павел чиркәвенә асфальт юлдан кереп була. Республика көне алдыннан монда, чиркәү алды территориясенә, әүвәл таш салып, асфальт түшәделәр. Бу изге, кирәкле эшкә акчаны район бюджетыннан биргәннәр.
-
Чирмешәнлеләр Республика көнен зурлап билгеләп үттеләр
Республика көне уңаеннан оештырылган тантана Яшьләр мәйданчыгында узды. Һава торышы да комачаулый алмады җыр-моң яратучыларга.
-
Иске Котыш һәм Яңа Элмәле авыл җирлекләре яңа машиналы булды
Муниципаль берәмлекләр арасында узган республика сморт-конкурсында безнең районнан да җиңү яулаган Иске Котыш һәм Яңа Элмәле авыл җирлекләренә яңа “Лада-Нива” автомашиналары бирделәр.
-
Чирмешән районында 220 укучы мәктәпкә бүләк сумкалар белән бара
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйриячелек акциясе кысаларында районның 220 укучысына, иганәчеләр ярдәме белән, уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп сумкалары тапшырдылар.
-
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатовның котлавы
Хөрмәтле чирмешәнлеләр һәм кунаклар!